Accessibility links

Кайнар хәбәр

27 май мөселманнар Рамазан аена керә


Мәрҗани мәчете
Мәрҗани мәчете

Татарстан мөселманнары 27 май көнне Рамазан аена керә. 26 май кичен мәчетләрдә беренче тәрәвих намазы укыла. Ураза гаете 25 июньгә билгеләнгән.

Рамазан ае быел 27 май башлана. Бу карарны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте пленумы чыгарды. Башкортстан, Идел буе, Урал төбәге, Себер, Төньяк Кавказ һәм Русиянең башка төбәкләрендә дә ураза шул ук көнне башлана.

Яңа ай тууын һәм Рамазан ае башлануын раслап 26 май мәчетләрдә беренче тәрәвих намазы укыла.

Рамазан аенда ураза тоту диндарлар өчен бурыч санала. Ураза "тыелу" дигәнне аңлата. Мөселманнар таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы башка гамәлләрдән тыелып тора.

Быелгы сәдака күләме дә расланган. Татарстан казыйлары фидияне 200 сум, фитра сәдәкасын 100 сум дип тәкъдим итә. Ә менә нисап күләме 198 мең сум дип билгеләнгән.

Рамазан аеның тәмамлануы Ураза гаете итеп билгеләнә. Быел ул 25 июньгә туры килә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгәләгән фәрманга кул куйды. Ураза бәйрәме 25 июнь булса, Корбан бәйрәме быел 1 сентябрь билгеләнә.

XS
SM
MD
LG