Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 10:10

Татар теле һәм әдәбиятыннан II бөтендөнья контроль эше Галимҗан Барудиның 160 еллыгына багышлана


Галимҗан Баруди

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системнар югары мәктәбе һәм Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар мәдәниятен таныту, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Барудиның мирасын өйрәнү максатыннан II бөтендөнья контроль эше уздыра.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, контроль эш 26-27 майда берничә өлештә уздырыла. Беренче өлештә татар теле дәрәҗәсен ачыклаучы тест үткәреләчәк. Икенче өлеш Галимҗан Баруди тормышы белән бәйле булачак. Өченчесе "Галимҗан Барудиның тормышы" белем бирү һәм танып белү бонус-туры" дип атала.

Контроль эшнең I һәм II өлешен уңышлы тәмамлаучыларга диплом биреләчәк.

Онлайн эшне tattest.ru сайтында үтеп булачак. Шулай ук контроль эшне университет бинасында да язып була.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте. Россиянең бөек татар галиме, дини тәгълимат белгече, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, укытучы һәм мөфтинең тууына быел 160 ел тула.

XS
SM
MD
LG