Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Боден күле өстендәге очкыч казасы корбаннары туганнарының Германиягә сәфәрен оештыра


Очкыч казасында һәлак булучыларга һәйкәл
Очкыч казасында һәлак булучыларга һәйкәл

Матәм көненә бәйле 1-3 июльдә Башкортстан һәлак булганнарның туганнарының Германиягә сәфәрен оештыра. Республика җитәкчелеге виза алырга ярдәм итәчәк һәм очкыч билетлары сатып алачак.

2 июльдә "Башкортстан һава юллары" очкычының Боден күле өстендә һәлакәтенә 15 ел була.

Очкыч һәлакәте булган Юберлингенда Башкортстан һәм Баден-Вюртембергның рәсми кешеләре, җәмәгатьчелеге катнашында берничә искә алу чарасы оештыру каралган, дип яза Башинформ. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары фаҗига урынына барачак.

2002 елның 2 июленә каршы төндә "Башкортстан һава юллары"ның балаларны Испаниягә ялга алып баручы очкычы белән йөк ташучы Boeing очкычы бәрелешеп 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булды.

Юберлинген шәһәре янында һәлакәт урынында "Die zerrissene Perlenkette" (Өзелгән энҗе төймә) һәйкәле куелган. Корбаннарның барысы да диярлек Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән. Каберләр һәлак булучылар очкычта ничек утырган, шулай урнашкан. Шунда ук алар истәлегенә мемориал ачылды.

XS
SM
MD
LG