Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Әләүтдинов: "Рамазан чатыры ул әле ифтар гына түгел"


Мәскәүдә Рамазан чатыры, 2013 ел
Мәскәүдә Рамазан чатыры, 2013 ел

Мәскәүдә Рамазан чатыры көннәре инде бүленеп беткән. Төрле халыклар һәм илләр бу көнне ифтар уздырып калырга һәм үзләрен танытырга ашыга.

26 май Мәскәүнең Тәүбә тавындагы мәчет каршында Рамазан чатыры ачыла. Мәскәү дини идарәсе имамы Илдар Әләүтдинов Азатлыкка әйтүенчә, чарага мәртәбәле күп кенә кунаклар килүе көтелә. Аерым алганда, Русия президенты идарәсе, Мәскәү мэриясе вәкилләре булачак. Элекке елларда алар арасында сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать осталары, танылган табиблар, галимнәр бар иде.

Ачылыш тантанасында беренче булып Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясый.

"Быел чатырны бер ярым тапкырга киңәйттек һәм анда бер меңнән артык кеше сыячак. Рамазан чатыры бит әле ул ифтар гына түгел, ә мәдәни-агарту чараларын да үз эченә ала. Һәр кич ниндә дә булса төбәккә, илгә, яки берәр кызыклы темага багышланачак. Ягъни, бик үзенчәлекле програмнар, кунаклар, ризыклар көтелә. Ифтар һәм мәдәни чарадан соң теләүчеләр тәравих намазына калачак", диде Илдар Әләүтдинов.

Илдар Әләүтдинов
Илдар Әләүтдинов

Ифтар өчен һәрбер көн инде бүленеп беткәнен дә әйтте ул.

27 май көнне ифтарны Мәскәү мөселманнары Диния идарәсе уздыра. Үзебезнең эшчәнлек, максатлар, планнар турында сөйлиячәкбез.

28 май – Халыкара ислам бизнесы берлеге уздыра.

29 май – Түбән Новгород татарлары кичәсе. Мәскәүдә бит тамырлары Түбән Новгородтан булган күп татарлар яши. Шуңа, алар үзләренең тарихы турында сөйләргә теләк белдерде.

30 май – Азәрбайҗан кичәсе.

31 май – Ингушетия көне. Соңгы елларда бу чараларда Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуров катнашып килә. Быел да катнашыр дип көтелә.

1 июнь – Кырым, 2 июнь – Кыргызстан, 3 июнь – Таҗикстан, 4 июнь –Чечня кичәсе.

5 июнь – Төркия кичәсе. Әйтергә кирәк, безгә әлеге чатырны 12 ел элек Әнкара мэры бүләк иткән иде. Шуннан бирле Төркия кичәсе даими узып килә. Русия белән Төркия арасында низаг тууга карамастан, үткән елда да булды.

6 июнь беренче тапкыр Финляндия татарлары кичәсе үтәчәк. Бу чарага Финляндиядән махсус вәкиллек киләчәк. Билгеле булганча, анда бик матур татар мәхәлләсе яшәп килә һәм алар ифтар ясарга, үзләре турында сөйләргә теләк белдерде.

7 июнь – Русия мөслимәләр берлеге кичәсе.

8 июнь – мөселманнарга эш табарга ярдәм итүче Umma jobs ширкәте кичәсе.

9 июнь - Дагыстан кичәсе.

10 июнь – Спорт кичәсе. Ул көнне шактый гына спортчылар, шул исәптән Олимпиада чемпионнары катнаша. Бу көнне мөселман яшьләре бик күп була.

11 июнь – "Хәләл үсеш юлы" дигән кичә.

12 июнь – кумык җәмгыяте кичәсе.

13 июнь – уйгыр халкы кичәсе.

14 июнь – Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте кичәсе.

15 июнь – Төрекмәнстан кичәсе.

16 июнь – лак халкы кичәсе.

17 июнь – ногай җәмгыяте кичәсе.

18 июнь – Дагыстан яшьләре берлеге оешмасы кичәсе.

19 июнь – Казакъстан кичәсе.

20 июнь – Коръән укучылар кичәсе. Чатырда сайлап алу туры узачак һәм алар көзен үтәчәк бәйгедә катнашачак.

21 июнь – Хәйрия кичәсе. Аны Мәскәүнең "Зәкәт" вакыфы оештыра.

22 июнь – Иран кичәсе. Анда Иран илчеле вәкилләре катнаша.

23 июнь –​ бик күпләр яраткан Татарстан кичәсе. Ул көнгә алдан ук урыннар алып калырга тырышалар, халык бик күп килә.

24 июнь – Пакстан кичәсе.

25 июнь – ягъни бәйрәм көнне "Стихия" дигән шигъри концерт булачак.

– Түбән Новгород, Финляндия дип татарларның кичәләрен бүлгәләү дөресме?

– Без һич кенә дә бүлгәләмибез. Татар халкы шуның белән бай бит инде. Килгән халыкка бит Түбән Новгород яки Финляндия татарлары турында ишетү кызык. Без моның белән татар халкының байлыгын күрсәтәбез.

– Татарлар кичәсе дип кенә әйтеп булмыймы?

– Менә Татарстан кичәсенә эләгер өчен кешеләр алдан ук шалтыратып урыннар калдыруны сорыйлар. Безнең бөтен мәйдан халык белән тула. Татарлар өчен бер генә кичә җитми.

XS
SM
MD
LG