Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист, җырлар авторы Илфак Шиһапов вафат


Илфак Шиһаповның Азатлыкка әйткән фикерләре
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:18 0:00

Илфак Шиһаповның Азатлыкка әйткән фикерләре

49нчы яшендә танылган журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһаповның вафаты турында билгеле булды.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче Илфак Шиһапов 49нчы яшендә вафат булган.

Илфак Шиһапов белән эшләүче җырчы Илназ Гарипов Азатлыкка әйтүенчә, аңа әлеге кайгылы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән. "Мәйдан" телеканалыннан шалтыратып әйттеләр", диде ул. Илназ Шиһапов белән соңгы тапкыр 8 май көнне телефоннан сөйләшкән. "Авылга кайтып барам дип әйткән иде. Шуннан соң инде аралашмадык", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Икенче җырчы Айдар Габдинов Азатлыкка әйтүенчә, соңгы вакытта Илфак Шиһапов яшь башкаручы Айсылу Габдинова белән дә эшләмәгән. "Дөресрәге эшли алмады. Салгалап йөрде", диде ул. Шиһапов Габдинованың продюсеры иде.

Азатлыкка биргән соңгы әңгәмәсендә Илфак Шиһапов: "Татар басмаларын сатуым – милләт дип бәлки соңгы талпынудыр" дип белдергән иде.

Берничә көн элек үзенең Вконтакте сәхифәсендә ул хушлашу мәгънәсендәге сүзләр язган.

2015 елның 19 июнендә Илфак Шиһапов Азатлыкка ураза турында түбәндәгеләрне язган иде: "Шунысы кызык – динне интернетта иң зәһәр яклаучылар уразада түгел. Хәер андыйлар намаз да укымый. Безнең милли холык инде монысы. Кызык, теге дөньяга баргач туры оҗмахка керү өмете өчен кеше тагын нинди гамәлләргә барырга әзер икән? Берәү миннән "син уразадамы", дип сораган иде. "Мин әле сезнең кебек ураза тотып чистарырлык гөнаһлар эшләргә өлгермәдем", дигән идем, кулын селтәп китеп барды.Чөнки ул белә – мин беләм, мин белгәнне ул белә... Ярый, түзсенннәр инде... Мин исә Олы көннәрне көтәм..."

Илфак Шиһапов берничә җырчының продюсеры булды. Элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова белән бергә иҗат итүе аларны бигрәк тә популяр итте. Бәдретдинова җырларының сүзләрен дә, көен дә Илфак үзе язды. Ул беренчеләрдән булып татар эстрадасына социаль җыр жанрын алып керде. Аларда татар милләте язмышы, җәмгыятьтәге социаль проблемнар күтәрелде.

2000 еллар уртасында “Алсу” җыры бөтен Татарстанны яңгыратты. Әлеге җыр авылдан зур шәһәргә килгән кызның фәхишәлек белән шөгыльләнүе турында иде. Сабада яки Актанышта тумаган кешеләргә юлларның ябык булуы турында “Булмый инде, булмагач”, картлык көнендә балалары ташлап киткән ана турындагы “Бәет” җыры да популяр булды. "Азатлык" җырын да Илфак Шиһапов язган иде.

Шиһапов оста журналист буларак та билгеле. Төрле елларда ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" газеталарында эшләде. Авыллар тарихын өйрәнде, шәҗәрәләр төзеде.

XS
SM
MD
LG