Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" тулысынча ТАИФ ширкәте канаты астына күчте


"Рубин" җанатарлары
"Рубин" җанатарлары

"Рубин" футбол такымы тулысы белән ТАИФ ширкәтенә күчте. Хәзер аны дәүләт финансламаячак. Такымның президенты Илсур Метшин әлеге вазифадан китте.

31 майда "Рубин" футбол такымының багучылар шурасы утырышында мөһим карар кабул ителде. Клуб хосусый-дәүләт финанслау моделеннән тулысынча хосусый финанслауга күчә. Хәзер бөтен акчаны ТАИФ бирә, ә "Связьинвестнефетхим" хөкүмәт оешмасы иганәчеләр исемлегеннән төшеп кала. Дәүләт исеменнән эш йөртүче такым президенты Илсур Метшин да вазифасыннан китә. Яңа президентны ТАИФ билгеләячәк.

"Рубин"ның тренерын алыштыру турында әлегә берни әйтелми. Җанатарлар Хави Гарсия тренерлыгыннан канәгать түгел. Такымга Корбан Бердыев кайтырга мөмкин дигән сүзләр дә йөри.

XS
SM
MD
LG