Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:48

Мәскәүдә Русия думасының кабул итү бүлмәсенә башкалада реновация програмына каршы 11 мең имза тапшырылды. Мөрәҗәгать авторлары парламентның түбән пулаты рәисеннән бишкатлы иске йортларны сүтү турындагы кануннан баш тартуны таләп итә.

Мөрәҗәгать авторлары парламент рәисе Вячеслав Володиннан бишкатлы иске йортларны сүтү турындагы канун өлгесеннән баш тартуны таләп итә.

Чәршәмбе "Архнадзор" хәрәкәте хәбәр итүенчә, сүтәргә җыенган йортлар исемлегендә 320 тарихи бина да бар.

Мәскәү җитәкчелеге реновация програмы кысаларында шәһәрнең 85 районында 4,5 мең биш катлы йортны сүтәргә җыена. Анда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерергә планлаштырыла. Програмга каршылар һәм оппозиция вәкилләре вәгъдәләргә ышанмаска чакыра.

14 май көнне Мәскәүдә әлеге реновация програмына каршы митинг узды. Эчке эшләр министрлыгы 8 мең катнашучы турында хәбәр итсә, "Белый счетчик" оешмасы 20,2 мең катнашуын белдерде.

XS
SM
MD
LG