Accessibility links

Иран матбугат чаралары Иран парламентында һәм Тәһрандагы Хөмәйни имам төрбәсендә атышлар булуын, дистәләп кешенең яралануын хәбәр итә.

Fars агентлыгы хәбәренчә, Тәһранда парламент бинасы керешендә билгесез ир атыш башлаган. Депутат Эльяз Хәзрәти сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр өч яки дүртәү булган, алар Калашников автоматлары һәм пистолетлар белән коралланган.

Һөҗүм нәтиҗәсендә сигез кеше яраланган, алар арасында депутатлар белән очрашуга килгән гади кешеләр дә бар диелә. Агентлык язуынча, бер кеше һәлак булган.

Шул ук вакытта Хөмәйни имам төрбәсендә дә һөҗүм булды. Ике кеше халыкка ата башлаган, ә берсе үзен шартлаткан дип хәбәр ителә. Биш кеше яраланган.

Tasnim агентлыгы белдерүенчә, полиция бер хатынны тоткарлаган. Тагын бер террорчы үзен агу йотып үтергән диелә.

Әлеге вакыйгаларга бәйле, Тәһранда Иран Иминлек шурасы махсус утырыш җыйды.

Fars хәбәренчә, һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алган.

XS
SM
MD
LG