Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердымөхәммәдов Төрекмәнстан халкы өчен бөтен ташламаларны гамәлдән чыгарырга кушты


Корбангулы Бердымөхәммәдов
Корбангулы Бердымөхәммәдов

Төрекмәнстан президенты Корбангулы Бердымөхәммәдов хөкүмәткә социаль ташламалар системын гамәлдән чыгарырга кушты. Президент ташламаларны нәтиҗәсез дип саный.

Ташламаларны бетерү хәбәрен Төрекмәнстан дәүләт мәгълүмат агентлыгы җиткерде.

Төрекмәнстан халкы газ, су, электр энергиясен бушлай куллана иде. Әлеге ташламаларны 1993 елда илнең ул чактагы президенты Сапармурат Ниязов кертте.

Азатлык радиосының төрекмән редакциясе мәгълүматларынча, илнең икътисади хәле катлаулы, соңгы вакытта азык-төлек бәяләре арта, бюджет хезмәткәрләренә эш хаклары тоткарлыклар белән бирелә, эшсезлек арта. Ләкин хакимият дәүләт акчасын кыйммәтле биналар төзүгә тота. Рәсми мәгълүматларга караганда гына да, әлеге максатларга 50 миллиард доллар тотылган.

Төрекмәнстан Үзәк Азия һәм дөньяның иң ябык илләренең берсе. Ил табигый газ ятмаларына бай, ләкин БМО мәгълүматларынча, Төрекмәнстан халкы фәкыйрьлектә яши.

Хокук яклаучылар Бердымөхәммәдовны кеше хокукларын бозуда, оппозицияне бастыруда һәм илдә сүз ирегенә юл куймауда гаепли.

XS
SM
MD
LG