Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле итеп Ранэль Зиннәтуллин билгеләнде


Ранэль Зиннәтуллин
Ранэль Зиннәтуллин

Чәршәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе ярдәмчесе Ранэль Зиннәтуллинны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле итеп билгеләде.

Зиннәтуллинның яңа вазифасы турындагы фәрман Татарстан президенты сайтында дөнья күрде. Документка ярашлы, Ранэль Зиннәтуллин даими вәкил итеп өч елга билгеләнгән.

Зиннәтуллин конгресста эшмәкәрлек мәсьәләләре өчен җаваплы иде.

Ул Казанда туган. 2003-2016 елларда Хабаровский һәм Владивостокта бизнес оешмаларда эшләгән. 2016 елда Дөнья татар конгрессы башкарма комитетында эшли башлаган.

Моңа кадәр Башкортстандагы даими вәкил булып Альберт Мәкъсүтов эшләгән иде. 7 мартта Рөстәм Миңнеханов аны вазифасыннан алды.

XS
SM
MD
LG