Accessibility links

Татарстанда кош кизүе табылганнан соң кертелгән карантин өлешчә бетерелде. Бу хакта фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Карантин Нурлат, Балык бистәсе, Ютазы районнарында һәм Казанның Дәрвишләр бистәсендәге шәхси хуҗалыкларда гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта әлеге җирлектән инкубатор йомыркалары һәм тере кошлар чыгару өч айга тыела.

Карантин Лаеш районында саклана. Кош кизүе шушы районда башланган иде. Андагы кош фабрикасында авырудан берничә мең тавык үлде, күпчелеге яндырылды.

Татарстанда чыккан кош кизүе күпмедер дәрәҗәдә күрше төбәкләргә дә таралды.

XS
SM
MD
LG