Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБРның элекке җитәкчесе Сенатка Трампның басымы турында сөйли


Дональд Трамп һәм Джеймс Коми
Дональд Трамп һәм Джеймс Коми

Атнакич АКШ Сенатының күзләү комитетында Федераль тикшерү бюросының элекке мөдире Джеймс Коми катнашлыгында тыңлаулар уза. Узган ай АКШ президенты Дональд Трамп Комины вазифасыннан алган иде.

Тыңлаулар зур кызыксыну уята, чөнки Коми Русиянең АКШ сайлавына тыкшыну ихтималын тикшерү белән шөгыльләнгән иде. Трампның көндәшләре Комины эшеннән алу әлеге тикшерүгә киртә кую омтылышы дип саный.

Чәршәмбе Сенат сайтында Коминың белдерүе дөнья күрде. Әлеге белдерү белән ул тыңлауларда чыгыш ясый. Хатта язылганча, Трамп гыйнвардан мартка кадәр булган төрле очрашуларда ФБРның ул чактагы җитәкчесе Комидан "лояльлек" таләп иткән һәм Русия белән элемтәләрдә шикләнелгән генерал Майкл Флинны борчымауны сораган.

Моннан тыш, Трамп тикшерүгә карата да үз фикерен белдергән, диелә. АКШ президенты Комидан "Трамп тикшерүнең игътибар үзәгендә тормый" дип чыгыш ясарга өндәгән.

Шул ук вакытта Коми Трампның аңа нинди дә булса фәрманнар бирүе турында турыдан-туры язмый.

Конгресстагы демократлар Трампның әлеге хатта күрсәтелгән гамәлләрен басым дип карарга кирәк дип саный. Моны алар 1970 еллар башында Уотергейт җәнҗалы вакытында ул чактагы президент Ричард Никсон гамәлләре белән чагыштыра.

Дональд Трамп әлегә үз фикерен әйтмәде. Аның адвокаты Марк Касовитц белдерүенчә, Коминың президент махсус хезмәтләрнең игътибар үзәгендә тормый дип раславыннан Тармп канәгать.

XS
SM
MD
LG