Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астана шәһәрендә Сөембикә урамы ачылды


Астана урамына Сөембикә исемен бирү тантанасы
Астана урамына Сөембикә исемен бирү тантанасы

Казакъстан башкаласы Астана шәһәрендә Сөембикә ханбикә хөрмәтенә урам ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана хакиме Асет Исикешев катнашты.

Әлеге чара ике республика башкалалары арасында икътисади, мәдәни элемтәләр булдыруга 13 ел тулуга багышланды, дип яза Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Астана һәм Казакъстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм ике республика арасында дуслык җепләре ныгыр дип ышануын әйтте. "Сөембикә ханбикә образы безнең өчен аеруча кадерле. Анда татар халкының рухы чагыла. Шул ук вакытта Сөембикәне бөтен төрки дөньяда ихтирам итәләр. Без аның Татарстан һәм Казакъстанны берләштерүче билге булуына шат", диде Татарстан лидеры.

Астанада Сөембикә урамы - татар халкы вәкиле хөрмәтенә аталган икенче урам. Сарыарка районында бер урам татарның каһарман шагыйре Муса Җәлил исемен йөртә.

Берничә ел элек Казанның Эсперанто урамы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелгән иде.

XS
SM
MD
LG