Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика ифтарына чакыру кәгазьләре таратылып беткән


Татарстан мөфтие: "Зур ифтарда түрәләр дә, башкалар да бер үк ризык ашый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Республика ифтарына чакыру кәгазьләре мөхтәсибәтләргә таратылган. Мөфти әйтүенчә, чарага халыкның төрле катлавы чакырылган.

15 июнь Татарстанның теннис академиясендә узачак республика ифтарына билетларны мөхтәсибәтләр аркылы имамнар тараткан. Бу хакта бүген узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Билгеле булганча, социаль челтәрләрдә билетны кайдан алып була дигән сораулар күренә башлады. Мөфти сүзләренчә, билетлар инде таратылып беткән.

"Мохтаҗларга, гарипләргә бирелде. Бу безне берләштерә торган чара һәм шуңа анда төрле кешеләр булырга тиеш. Хәзрәтләр дә, җырчылар да бар. Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан раввины Ицхак Горелик та көтелә. Ифтар 100 кешегә әзерләнгән булса, анда бит 200 кеше сыя алмый. Билет җитмәгән кешеләр үпкәләмәсен, чөнки без 10 мең кешене генә кабул итә алабыз. Чакыру кәгазен бер кешедән алып икенчесенә бирә алмыйбыз”, диде мөфти.

Республика ифтарына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә. Сәмигуллин әйтүенчә, түрәләр дә барлык килгән халык белән бөр өстәлдә утырачак.

"Узган ел түрәләр безнең белән бергә утырды һәм ашады. Ифтар югары түрәләр, элита өчен аерым түгел. Без барыбыз да Аллаһ каршында тигез", диде. мөфти.

Җәмәгать намазы ачык һавада спорт мәйданчыгында укылачак. Ифтар үзе теннис академиясе эчендә булачак.

Ифтарда бер кешене ашату 500 сумга төшә. Өстәлдә су, җимеш сулары, киптерелгән җиләк-җимеш, пылау, ит һәм яшелчә кабымлыклары, өчпочмак, бөккән, чәкчәк, конфетлар булачак. Боларны әзерләү өчен 1,3 тонна сыер ите, 600 килограм дөге, өч тонна җиләк-җимеш, 800 килограмм киптерелгән җиләк-җимеш, 10 кисәк чәкчәк, 400 килограм конфет һәм бер тонна колбаса кабымлыклары әзерләнгән. Ифтарга керә алмыйча читтә калучылар өчен тагын бер мең ланчбокс әзерләнәчәк, диелә пресс-релизда.

Ифтар өчен 20ләп иганәче һәм шулай ук гади кешеләр дә акча биргән.

XS
SM
MD
LG