Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше нигезендә хөкем ителгән Лом-али Гайтукаев колониядә үлгән


Лом-али Гайтукаев
Лом-али Гайтукаев

Журналист Анна Политковскаяны үтерү эше нигезендә гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Лом-Али Гайтукаев Вологда өлкәсе колониясендә үлгән. Үлемнең сәбәпләре билгеле түгел.

Тоткынның үлемен Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәтендә дә расладылар.

Гайтукаевның туганы "Кавказский узел"га сөйләвенчә, аның абзые (дядя) колониядә кыйнауларга дучар булган. Тоткынның адвокаты җинаять эше кузгатуны сораган, ләкин рөхсәт бирелмәгән.

Адвокат Елена Хариновская хәбәр итүенчә, 2015 елда аңа "бавыр циррозы" дигән диагноз куйганнар һәм инвалид дип таныганнар. Яклау ягы Гайтукаевны азат итүне сорап мөрәҗәгать тә әзерләгән булган.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өе керешендә атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаҗикорбанов 20 елга, Җәбраил Мәхмүдәв – 14, ә аның абыйсы Ибраһим 12 елга иректән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG