9 июньдә үткән икенче уку барышында документка берникадәр төзәтмәләр кертелгән иде. Атап әйткәндә, анда яшәүчеләр тавышка куеп, йортны җимерүгә ризалыгын бирергә тиеш. Тавыш бирү 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Канун өлгесеннән җимереләсе йортларның фатир хуҗалары күченү хакындагы карарга мәхкәмәдә каршы чыга алмаячак дигән өлеше төшереп калдырылды. Моннан тыш, аларга яңа йортларда тиң мәйданлы яки тиң бәяле торак сайлау хокукы бирелде. Шулай ук депутатлар коммуналь торакларда яшәүчеләргә күченгәндә аерым фатирлар бирүне гарантияләүче төзәтмәләр кабул итте.
Мәскәү хөкүмәте реновация програмы кысаларында шәһәрнең 85 районында 4,5 меңнән артык йортны җимерергә, ә анда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерергә ниятли. Програм 3 триллион сумга бәяләнә. Мэриянең бу гамәле мәскәүләрдә ризасызлык тудырды.
Канун өлгесен кире кагуны таләп итеп, майда өч тапкыр митингларга чыктылар. Документның икенче һәм өченче укылышы алдыннан Дәүләт думасы бинасы алдында реновациягә каршы булучыларның каршылык чаралары үтте. 14 июньдә көнне полиция хезмәткәрләре пикетта катнашкан 11 кешене тоткарлады.