Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре "Ислам дәүләте" төркеме җитәкчесе үтерелүен игълан итте


Әбү Бәкер әл-Багдади
Әбү Бәкер әл-Багдади

Русия саклану министрлыгы Сүриядә Русиянең һава һөҗүме нәтиҗәсендә "Ислам дәүләте" төркеме (Русиядә тыелган) җитәкчесе Әбү Бәкер әл-Багдади үтерелгән дип хәбәр итте. Бу хәбәр әле башка чыгыныклардан расланмаган.

Русия хәрбиләре хәбәр итүенчә, 28 май көнне Русиянең Су-35 һәм Су-34 очкычлары Ракка шәһәре янында террорчылар җитәкчелеге киңәшмә уздырган урынны утка тоткан. Һөҗүм нәтиҗәсендә 300дән артык кеше, шул исәптән "Ислам дәүләте" төркеменең 30лап кыр җитәкчесе һәлак булган.

Әл-Багдади үлеме турында мәгълүмат чаралары элегрәк тә берничә тапкыр хәбәр иткән иде, ләкин бу мәгълүматлар расланмаган иде.

Май ахырында көрд хәрбиләре Ракка шәһәренә һөҗүм башлауларын игълан итте. АКШ җитәкчелегендәге халыкара коалиция белән бергә хәрәкәт иткән көрдләр шәһәрдән төньяктагы җирләрне контроль итә. Русия хәрбиләре исә Сүрия армиясе белән Раккадан көнбатышта хәрәкәт итә.

XS
SM
MD
LG