Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосусый музей Иске Татар бистәсенә виртуаль сәфәр тәкъдим итәчәк


Хосусый музей Иске Татар бистәсенә виртуаль сәфәр тәкъдим итәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:03 0:00

Хосусый музей Иске Татар бистәсенә виртуаль тәкъдим иәчәк

Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ачылган "Татар бистәсе" мультимедия музее ел ахырына бистә тарихын виртуаль күзлек аша күрсәтмәкче. Бүген туристлар анда XVI-XIX гасыр биналарын, ул чорда яшәгән күренекле шәхесләрне 3D сурәтләрдә карый, мәгълүматны интерактив панель аша күрә ала.

Казанда яңа ачылган "Татар Бистәсе" музее урнашкан бина XIX гасыр уртасында рус сәүдәгәрләре тарафыннан төзелгән булган. XX гасыр башында аны киңәйткәннәр. Музейда һәр кунак өчен бер сәгатьлек экскурсия оештырыла, Азатлык хәбәрчеләре дә заманча музейны турист күзлегеннән карап кайтты. Экскурсовод Рөстәм Муллагалиев музейның биш тематик залы белән таныштырды.

Беренче залда Иске Татар бистәсе тарихы турында сюжет, элекке фотосурәтләрдән слайд-шоу, архитекторлар тарафыннан башкарылган Татар бистәсенең зур макеты тәкъдим ителгән. Икенче зал "Шәрыкъ" клубы стилендә ясалган. Биредә кунакларга инфографикалы видеотарих күрсәтелә. Интерактив залда исә Казан татарларының көнкүреше, мәдәнияте, кәсебе, һөнәре, эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Бу зал заманча булуы белән аерылып тора, чөнки һәркайда экран-мониторлар урнаштырылган. Тәкъдим ителгән антиквариатлар һәм сувенирларны истәлеккә сатып алырга була.

Кунакларны чәй белән сыйлау бүлмәсе татар өен хәтерләтә. Тәм-томнар белән хуш исле, үләнле чәй эчкән арада экранда татар халкының милли ашлары белән танышырга мөмкин. Биредә шулай ук татар ишегалдының күренеше дә бар. Экскурсовод Рөстәм белдергәнчә, тиздән музейда Иске Татар бистәсе буйлап чын чанада сәяхәт итеп булачак. Бу да, үз чиратында, музейның бер үзенчәлеге булып тора. Махсус күзлек киеп, виртуаль рәвештә борынгы Иске Татар бистәсе буйлап йөргән кеше үзен шул чорга кайткандай хис итәчәк.

Экранда тәкъдим ителгән сюжетлар әлегә рус телендә, Рөстәм Муллагалиев якын арада татарчасы да булачак дип ышандырды, яңа гына музей эчендә татар, рус, инглиз телләрендә элмә такталар куеп чыкканнар. Экскурсоводлар туристларга татар, рус телләрендә сөйли. Тиздән инглиз һәм гарәп телләрен кертү дә планлаштырыла икән.

"250 квадрат метр мәйданны биләүче бина проектын башкаруда бер ел дәвамында йөздән артык кеше катнашты. Киләчәктә музейны тагын да баетырга телибез. Шулай да бүгенге көндә тәкъдим ителгән мәгълүмат, эскпозицияләр күпләргә яңалык булып тора", ди Рөстәм.

Әлеге музей дәүләт карамагында түгел, хосусый музей, ул эшкәмәр Ольга Сотова тарафыннан булдырылган. Музей 1 июньдә ачылган, анда керү түләүле. өлкәннәргә - 550 сум, пенсионар һәм 12 яшькәчә балаларга - 350 сум, төркем белән килүчеләргә - 450 сум, 6 яшькә кадәрге балаларга - бушлай. Милли ризыклар белән чәй эчү бәягә кергән.

XS
SM
MD
LG