Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырымга каршы чикләүләрне тагын бер елга озайтты


Кырымга карата беренче чикләүләрне Европа берлеге 2014 елның июнендә керткән иде.
Кырымга карата беренче чикләүләрне Европа берлеге 2014 елның июнендә керткән иде.

Европа берлеге Кырымга каршы чикләүләрне тагын бер елга озайтты. Бу хакта Европа шурасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Европа берлеге былтыр керткән санкцияләр 23 июньгә кадәр гамләдә. Европа шурасы карары белән алар 2018 елның 23 июненә кадәр озайтылды.

Европа берлеге Кырымны һәм Акъярны (Севастополь) аннексияләүне хөкем итү һәм ярымутрауны Русиягә кушуны танымау сәясәтен дәвам иттерә диелә белдерүдә.

Кырымга карата беренче чикләүләрне Европа берлеге 2014 елның июнендә керткән иде. Башта Европа берлеге илләренә Кырым тауарларының күпчелеген кертүне тыйдылар. Аннары Кырым икътисадына инвестицияләр кертү тыелды.

Санкцияләр туризм өлкәсенә дә кагыла. Европа круиз корабларына Кырым портларында туктарга ярамый. Моннан тыш, европаның кайбер тауарларын һәм технологияләрен Кырымның транспорт, телекоммуникацияләр һәм энергетика өлкәсенә кертү тыела.

Кырымга карата чикләүләрне АКШ та керткән иде. Кайбер илләр АКШ һәм Европа берлеге санкцияләренә кушылды.

Европа берлегенең һәм АКШның аерым чикләүләре Кырым түрәләре һәм сәясәтчеләренә дә кагыла.

XS
SM
MD
LG