Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 14:08

Казанда социаль ипотека аша фатир көтүчеләр протест йөзеннән тагын чатырларга "күченде"


"Салават күпере" торак комплексы янында чатырлар

Социаль ипотека програмы нигезендә "Салават күпере" торак комплексында фатирларын килешенгән вакытта ала алмаучылар 19 июньдә протест йөзеннән чатырлар корып шунда "күченү" чарасы оештырды. Шул ук вакытта бүген дәүләт матбугат чаралары Татарстандагы социаль ипотека програмының камилләшүе турында хәбәр бирде.

19 июньдә "Салават күпере"нең 11нче кварталында беренче йорт тапшырылырга тиеш иде. Ләкин йорт тапшырылмады, фатир көтүчеләр протест йөзеннән төзелеп бетмәгән йортлар янында чатыр корып, шунда "күченде".

Йортларны "Казан" җитештерү төзелеш берләшмәсе (ПСО) төзи. Хәзер инде ширкәт җитәкчелеге йортлар 15 сентябрьгә төзелеп бетәр, дип ышандыра.

Әлеге ширкәт "Самара-Арена" стадионын төзеп бетерү вакытын да 2018 елга кичектерде. Ширкәт җитәкчесе Равил Җиһаншин, 2016 ел нәтиҗәләренә караганда, Дәүләт Шурасында иң бай депутатлар арасында икенче урында тора. Былтыр ул 163,5 млн сум эшләгән.

"Салават күпере" торак комплексында фатирларын ала алмаучылар каршылык чарасына беренче тапкыр гына чыкмый. Чатыр корып "күченү" чаралары гыйнварда да, апрельдә дә узды.

Шул ук вакытта бүген дәүләт матбугат чаралары социаль ипотеканың камилләшә баруы турында хәбәр таратты.

XS
SM
MD
LG