Accessibility links

Кайнар хәбәр

BuzzFeed Британияддә 14 кешенең үлемендә "Русия эзе" тапкан


 BuzzFeed интернет-басмасы
BuzzFeed интернет-басмасы

Александр Литвиненконың канында нурланышлы полоний эзе тапкан британлы мәхкәмә медицинасы белгече үтерелгән булган. Бу хакта BuzzFeed интернет басмасы америка махсус хезмәтләрендәге чыганакларына таянып яза.

Мэтью Панчерның җәсәде былтыр май ахырында Русиядән кайтып биш ай узгач табыла. Белгечләр хисабында язылуынча, ул үз-үзен үтергән. BuzzFeedның хәбәре рәсми расланмый.

Панчер үз йортында күпсанлы пычак яралары нәтиҗәсендә кан югалтудан үлгән диелә. Аның җәсәден ярган патологоанатом Панчер "үз-үзенә пычак белән кадаган" дип нәтиҗә ясаган.

Басма раславынча, Владимир Путин хакимияте чорында Русия махсус хезмәтләре имеш Британиядә кимендә 14 кешене үтергән. Аларның кайберләре ФСБның элекке офицеры Александр Литвиненко белән бәйле, дип яза BuzzFeed. Шуларның берсе - Русия дипломаты Игорь Понамарев. Ул Лондонда Литвиненконы агулануына ике көн кала үлә. Басма чыганаклары мәгълүматларына караганда, дипломатны да агулаганнар.

BuzzFeed шулай ук The Times британ газеты журналисты турында да яза. Дэниел МакГрори үзе катнашкан, Литвиненко турында документаль фильм чыгарга биш көн кала үлә. Басма чыганаклары раславынча, журналистның үз үлеме белән үлүендә шикләр бар.

Александр Литвиненко 1988-1999 елларда совет КГБсында һәм Русия ФСБсында эшли. Ул җитәкчелекне тәнкыйть итә башлый һәм эзәрлекләүләрдән качып 2000 елда Британиягә күчеп китә.

Литвиненко 2006 елның 23 ноябрендә Лондонның Университет көллияте хастаханәсендә 43 яшендә үлә. Аның полоний белән агулап үтерелгәнлеге ачыклана.

Британия вәкилләр пулатында игълан ителгән йомгак хисабында белдерүләренчә, ФСБның элекке хезмәткәре Литвиненконы үтерү операциясенә ул чактагы ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм, бәлкем, Русия президенты Владимир Путин шәхсән фатиха биргән.

2016 елның 21 гыйнварында Британия Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Роберт Уэн Литвиненконы Русия Думасы депутаты Андрей Луговой һәм эшмәкәр Дмитрий Ковтун үтергән дип белдерде. Тик әлеге хисап юридик көчкә ия түгел.

XS
SM
MD
LG