Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:37

21 июнь Акмәчеттә мәҗлес рәисе урынбасарлары Ильми Умеров, Ахтем Чийгоз, Мустафа Дегерменджи, Али Асанов, Эскендер Кантемиров, журналист Николай Семена өстеннән мәхкәмәләр дәвам итте.

Ильми Умеров һәм Николай Семена Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, Ахтем Чийгоз һәм башкалар 2014 елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы алдында Украина яклы һәм Русия яклы митингларда катнашучылар арасында чыккан чуалышларда катнашуда гаепләнә.

Ахтем Чийгоз эшендә Русиянең Федерация шурасындагы Кырым вәкилләре Ольга Ковитиди һәм Сергей Цеков, Кырымның милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов шаһитләр буларак катнаша.

Адвокатлар бу эшләрнең нигезе сәяси дип бәялиләр.

XS
SM
MD
LG