Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин сугыш башында нигә фашизм ягында торган?

Сугыш алды матбугатын күзәтү чынлыкта сугышны Сталин белән Һитлерның яшерен рәвештә килешеп 1939 елда ук башлаганлыгын күрсәтә.

22 июнь наци Германиясе Совет берлегенә каршы сугыш башлаган көн буларак билгеләнә. Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин, туры элемтә сөйләшүендә Сталин турындагы сорауга җавап биреп, аны сугышта җиңүгә алып барган җитәкче буларак бәяләргә чакырды. Сугыш алды матбугатын күзәтү исә бу сугыш корбаннарының күпкә азрак була алганлыгын, чынлыкта сугышны Сталин белән Һитлерның яшерен рәвештә килешеп 1939 елда ук башлаганлыгын күрсәтә. 1939 ел матбугатыннан күренгәнчә, Анлия, Франция һәм АКШ Совет берлеген фашизмга көчәю мөмкинлеге бирмәү, вакытында туктату эшенә кушылырга чакыра. Әмма Сталин киресенчә, наци Германиясе ягына баса һәм советлар белән фашистлар Польшаны үзара бүлешеп Икенче дөнья сугышын башлап җибәрә. Азатлык Qьzьl Tatarstan (хәзер "Ватаным Татарстан") газетында да басылып чыккан хәбәрләргә һәм мәкаләләргә күзәтү тәкъдим итә. Ул чорда татарлар латин имласын кулланган, әмма Сталин кушуы белән халыкны инде урыс хәрефләренә күчерә башлаганнар.

дәвам

XS
SM
MD
LG