Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан финанс министры: "Быел федераль бюджетка тагын да күбрәк акча китәчәк"


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы

2016 елда Татарстанда 680 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган түләүләр җыелган. Шуның 66 проценты федераль казнага киткән. Быел бу сан тагын да күбрәк булачак, диде Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

22 июнь Татарстан Дәүләт шурасының 29нчы утырышында депуталар "2016 елгы Татарстан бюджеты үтәлеше турында"гы канун өлгесен кабул итте.

Республиканың узган елгы бюджеты үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты. Дәүләт шурасы депутаты, КПРФның Татарстан бүлекчәсе рәисе Хафиз Миргалимов җыелган керемнәрнең күпме өлеше федераль казнага китте һәм федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләрне яңадан карау юнәлешендә нинди эшләр башкарыла дип сорады.

Министр сүзләренчә, былтыр җыелган салым һәм салым булмаган түләүләрнең 400 млрд сумнан артыгы федераль казнага киткән. Быел бу сан тагын да зуррак булачак, диде Гайзатуллин. Беренчедән, табыштан кергән салымның өстәмә бер проценты Мәскәүгә алына. Икенчедән, быел беренче биш айда нефть бәяләре югарырак булды. Ә файдалы казылмалар табу салымының 100 проценты федераль бюджетка китә, дип аңлатты Радик Гайзатуллин.

2016 елда Татарстан бюджетының керем өлеше 220,2 млрд сум тәшкил иткән. Бу исә бюджет планының беренче варианты 137,1 процентка, ә кабул ителгән соңгы варианты 102,7 процентка үтәлгән дигән сүз. Бюджет дефициты 1 млрд 991 млн 956,6 мең сум тәшкил итә.

Утырышта шулай ук 2017 һәм дә алдагы 2018 һәм 2019 еллар бюджытына да үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе кабул ителде. Документка ярашлы 2017 елда бюджетның керем өлеше 43,6 млрд сумга арттырыла. Ул федераль бюджеттан ярдәм һәм үз керемнәр хисабына арта.

Әлеге өстәмә акчалар халыкны тузган тораклардан күчерүгә һәм социаль програмнарны тормышка ашыруга тотылачак диелә.

XS
SM
MD
LG