Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты хакында журналист Римзил Вәлиев үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.
"Исмәгыйль Шәрәфиев яман шешне җиңә алмады, узган елның октябрендә генә авыруы турында белгән иде. Сигез ай эчендә янып бетте. Бүген сәгать кичке тугызынчы яртыда гомере өзелгән", дип сөйләде Азатлыкка "Татарстан яшьләре"ндә озак еллар эшләгән Чулпан Фәттахова.
Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу җомга көнне 8 сәгать 30 минутта Салмачы бистәсендәге йортында булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ". Җирләү шул ук көнне Әтнәдә булачак.
Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. "Татарстан яшьләре" газетында тәрҗемәче, хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, мөхәррир урынбасары булып эшли. "Идел" журналының җаваплы сәркатибе дә була. 1990 елда "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.
Быел Татарстан матбугаты көнендә узган "Бәллүр каләм" чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән "Лада Калина" автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.