Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Конституция мәхкәмәсе татар телен кимсеткән карар чыгарды


Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы
Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы

Татарстанның Конституция мәхкәмәсе утырышын татарча үткәрсә дә, карары татар теле файдасына булмады. Мәхкәмә хөкүмәт документларының татарчасы русчасыннан соңрак басылуы канунга каршы килми дигән карар чыгарды.

23 июнь Татарстанның Конституция мәхкәмәсе үз тарихында икенче тапкыр утырышны татар телендә үткәрде. Дәгъва белдерүче Гөлфизә Галимҗанова Татарстан хөкүмәте карарын ике ике телдә – татарча һәм русча бастырмауны шикаять итте. Əмма хөкем карары аның файдасына булмады.

Галимҗанова мәхкәмәгә сикәлтәле юл аша килеп җитә. Узган ел аның йортын төзекләндерәләр. Ул аннан канәгать калмый. Əмма документлар белән танышканда хөкүмәтнең эшне кабул итү турында карары 2016 елның июнендә рус телендә генә басылып чыгуы ачыклана. Галимҗанова үзенең конституцион хокуклары бозылган дип саный. Ул дәүләт телләре турындагы канунның 11нче маддәсендә норматив актларны нинди телдә бастыру өлеше ачыкланмауны шикаять итә.

Беренче утырыш 26 майда үткән иде. Ул вакытта мәхкәмә залында тәрҗемәчеләр дә эшләде. Галимҗанова шикаяте белән хөкүмәт вәкилләре килешмәде. Алар карарның татарчасы соңрак, биш айдан соң – 2016 елның ноябрендә басылуын әйткән иде.

Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышында өстәлдәге язулар да татарча иде
Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышында өстәлдәге язулар да татарча иде

23 июнь хөкем карарын Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхәт Хөснетдинов укыды. Аның татарча чыгышы 50 минут дәвам итте. Соңыннан ул шул ук хөкем карарын кабат русча укып чыкты. Утырышта татарлык тышкы яктан ачык күренде. Дәүләт оешмаларыннан килгән түрәләр күбесе татар һәм өстәлдәге язулар да татарча иде.

Татарстанның Конституция мәхкәмәсе Гөлфизә Галимҗанованың дәгъвасын канәгатьләндермәде. Карарда: "Хөкүмәт документларының ике дәүләт телендә төрле вакытларда басылуы Татарстан Конституциясенә каршы килми", диелә. Сәгать ярым дәвам иткән мәхкәмә утырышы тәмамлануга, Гөлфизә Галимҗанова залдан беренчеләрдән чыгып китте. Журналистлар белән дә аралашудан баш тартты.

Азатлык радиосы "Татарстанда дәүләт теле икәү. Эшнең кайсы телдә алып барылуын телисез дип шикаять итүчедән дә, гаепләнүчедән дә сораганыгыз бармы һәм сорарга кирәк дип саныйсызмы?" дигән сорауны прокурорга бирергә теләде. Әмма прокурор да, хөкүмәт һәм Дәүләт шурасы вәкилләре дә ашыгыч рәвештә залдан чыгып китү ягын карады.

"Мәхкәмәне татарча үткәрү җиңел түгел"

Татарстан Конституция мәхкәмәсенең 17 еллык тарихында татар телендә бу икенче тапкыр каралган эш. Беренчесе 2015 елда булган. Ул вакытта митинг, урам чаралары кануны тикшерелгән.

"Мәхкәмәне татарча үткәрү җиңел түгел"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

"Мин Конституция мәхкәмәсендә 2010 елдан бирле эшлим. Ике мөрәҗәгатьтә дә утырышны татар телендә алып баруны сорадылар. Шикаять ничек язылса, без утырышны шул телдә алып барабыз", диде Азатлыкка Татарстанның Конституция мәхкәмәсе хөкемдары Рәисә Сахиева.

Аның сүзләренчә, хөкемдарлар мәхкәмәне татар телендә алып бару мөмкинлеге бар, әмма әзерлек җитми. "Мәхкәмәне татар телендә үткәрү җиңел түгел. Чөнки татар теленең терминологиясе, хокук теле үзенә бер төрле. Сөйләм, уку, газет теленнән хокук теле бераз аерыла. Ул авыррак. Аңлашырга да, язарга да кыенрак", ди Сахиева.

XS
SM
MD
LG