Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның кайбер районнарында карлы-бозлы яңгыр яуды


Югары Ослан районында бозлы яңгыр
Югары Ослан районында бозлы яңгыр

23 июнь Татарстанның кайбер районнарында карлы-бозлы яңгыр яуды. Югары Ослан, Тәтеш, Апас районнарында боз машина, йорт тәрәзәләрен ваткан, җиләк-җимеш агачларын сындырган. Татарстанлылар әлеге гадәттән тыш һава торышын фото-видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра.

Югары Ослан районында карлы-бозлы яңгырдан соң машина юллары кышкы юлга охшап калган, юлларда бозлавык хасил булган. Бу күренешләрне инстаграм битләрендә күрергә була. Шунда ук кулланучылар гаҗәпләнү белдерә, күргән, белгәннәрен яза. Югары Осланда кайберәүләрнең капка төпләреннән кар көрәүләрен күргәннәр.

Тәтештән Марат исемле кулланучы чикләвек зурлыгында боз явып җиләк-җимеш агачлары сындыруын сурәтләгән фото куйган.

"Нәрсә бу? Татарстанда җәен кыш килдеме әллә?” дип гаҗәпләнә инстаграм кулланучылар. Фото-видеоларның күпчелеге Югары Ослан районы Моркваш авылы тирәсендә төшерелгән.

​Казанга килүче кайбер туристлар хәтта куркып калган, Конфедерация беренчелеге уеннарын карарга очып килдем, ә монда кар, стадионны капламаса ярый инде, ди snow_russia исемле кулланучы.


Апас районында да боз яуган, аннан Акчарлак газетасы укучысы фото җибәргән.

XS
SM
MD
LG