Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин Ураза керемнәренең Сүриягә җибәреләчәген белдерде


Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин
Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин

Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин уразадан җыелган керемнәрнең Сүриягә һуманитар ярдәм итеп озатылачагын белдерде.

25 июнь Башкортстан мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләде. Төп бәйрәм чаралары Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Анда Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә катнашты һәм вәгазь укыды. Ул чыгышын ураза тотуның ни өчен кирәклеген аңлатудан башлады. Мөфти сүзләренчә, бер ай буе ураза тоту ачтан җәфаланган, хәерчелектә, фәкыйрьлектә иза чигүче кешеләрнең хәленә керергә өйрәтә. Шуның белән миһербанлык, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек тәрбияли. Якыннарыңа, милләттәшләреңә, диндәшләреңә, мохтаҗларга ярдәмчел, ихтирамлы булырга кирәклеген төшендерә.

Тәлгать Таҗетдин чыгышында Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын да ирештерде.

Мөфти чыгышында һәрвакыттагыча дөньядагы һәм илдәге сәяси хәлләргә дә сугылып үтеп, мөселманнарның Русиянең Сүриядә халыкара террорчылыкка каршы көрәшүе белән горурлануларын әйтте.

”Безнең хәрбиләр үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп якларны килештерү гаранты булып чыгыш ясыйлар, сугыштан зыян күргән халыкка һуманитар ярдәм күрсәтәләр. Безнең ватанның – Русиянең бу сугышта максаты изге”, диде ул. Таҗетдин мөселманнарның Украинаның көньяк-көнчыгышында, Сүриядә, Гыйракта, Әфганстанда барган хәлләргә борчылуларын да әйтте. “Без икеләтә стандарт, алдак белән халыкларны һәм дәүләтләрне каршы куярга тырышкан көчләрнең гамәлләренә борчылу белдерәбез”, диде ул. Мөфти Ураза бәйрәмендә мөселманнардан кергән иганә һәм ярдәмнең Сүрия халкына ярдәм итү өчен озатылачагын да белдерде.

Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин
Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин

Чара ахырында Таҗетдин журналистларга татар һәм урыс телләрендә фикерләрен дә белдерде:

– Уразада ашыйсы да юк, пешерәсе дә юк, уйланырга да, китап укырга да, изгелек эшләргә дә вакытлар иркен булды. Рамазанда Аллаһы Раббыл-гайзә түземлеккә өйрәтте. Уразада гына түгел, ел буе ач йөргәннәрнең хәлләрен аңларга Аллаһы Тәгалә дәрес бирде. Дин ул – Аллаһка ышану, намазыңны да үтәү, рузаңны да тоту. Ә рузаңны тоту – ул ачлыкның ни икәнлеген белеп, башкаларга да ярдәмгә ашкыну. Ваемсыз булып йөрмәскә, кикереп кенә утырмаска, бәлки, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, мескеннәргә дә ярдәм итешергә. Тук кына булып эш бетми, тынычлык та кирәк. Алай булган вакытта зарар, зыян беркемгә дә тимәсен. Шуңа күрә дә пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһиссәләм сүзләренчә, мөселманнар – кулыннан да, теленнән дә башкаларга зыян күрсәтмәгән кешеләр. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Киләчәкләрне шатлык-сөенечләр белән күрергә насыйп әйләсен!

Башка елларда Ураза бәйрәмнәрендә Лалә-Тюльпан мәченә сыймаучылар ихаталарны тутырып намаз укыса, быел яңгыр булу сәбәпле, ихатда намаз укучылар булмады. Мәчеткә сыймаучы өелеп торучылар да булмады. Халык, көн яңгырлы булу сәбәпле, бәйрәмне өйләрендә утырып билгеләде.

Ураза бәйрәме башкаланың һәм республиканың барлык мәчетләрендә дә узды. Ураза бәйрәме уңаеннан башкаланың “Ватан” этнопаркында да чаралар узды. Сәхнәдә татар һәм башкорт сәнгать әһелләре концерты узды, ярминкә оештырылды, бушлай пылау белән сыйлану мөмкинчелеге дә бар иде. Ләкин шул ук яңгыр булу сәбәпле, бәйрәмгә килүчеләр озак тоткарланып тормый, китү ягын карады. Мәйдандагы халык сафлары шактый сыек булды.

XS
SM
MD
LG