Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алданган дольщиклар Азатлык аша Татарстан мөфтиенә мөрәҗәгать итә


МЧС торак бистәсендәге төзелеш
МЧС торак бистәсендәге төзелеш

Казанда МЧС торак бистәсе дольщиклары мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгать итә. Алар мөфтине торак бистәсе янына кунакка чакыра һәм торакларның төзелеп бетүенә багышлап дога кылырга үтенә.

МЧС торак бистәсендәге йортларда фатирлы булабыз дип акча кертүчеләр (дольщиклар) исеменнән Булат (фамилиясе язылмаган) чираттагы мөрәҗәгатен юллады. Бу юлы ул Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга хат язган.

Хатның Азатлыкка җибәрелгән нөсхәсендә автор әлеге проблемның чишелешенә өмет белдерә. "Мөселман төбәкләрен, шул санда бигрәк тә Татарстанны, данлыклы Казанны безнең кебек гади алданган халык бизәми дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән һәм барчак битараф булмаганнардан моның турында изге догалар өмет итеп калам", дип яза Булат.

Хат авторы Камил Сәмигуллинны МЧС торак бистәсенә кунакка чакыра. "Комплекс тирәсендә бергә намаз укып, безнең йортларны уңышлы төзеп бетерүгә догалар багышласагыз, йөзләгән халыкның күңеленә өмет өстәүче чара булыр иде", ди Булат.

Күптән түгел алданган дольщиклар Азатлык аша дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иткән иде. Түрәләр коррупциягә баткан һәм президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үти дип белдерде алар.

МЧС торак бистәсе "Фон" төзелеш ширкәте тарафыннан төзелә башлаган иде.

Комплекс 2299 гаиләне фатирлы итәргә дип планлаштырылган биш зур йорттан тора. Бу йортларга 2011 елда нигез салына, 2013-2014 елларда алар барсы да файдалануга тапшырылырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG