Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйдәр Вәлиев кабаттан Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып сайланды


Хәйдәр Вәлиев
Хәйдәр Вәлиев

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәзерге рәисе Хәйдәр Вәлиев яңа мөддәткә сайланды. Республика Үзәк сайлау комиссиясенең яңа билгеләнгән төркеме беренче утырышта яшерен тавыш бирү юлы белән рәисне бертавыштан сайлады.

Комиссия җитәкчесе алдагы биш елга сайланды. Быел ул муниципаль сайлаулар оештыруда катнашачак. 2017 елда бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанның Белорет һәм Бөре шәһәрләрендә, Уфаның Юматау авыл шурасы депутатларын сайлау була. Моннан тыш, башка өстәмә сайлаулар да булачак.

Шушы ук утырышта рәис урынбасары итеп Марат Гаделов сайланды. Ул яңа кеше. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы идарәсендә дәүләт-хокук идарәсенең бүлек мөдире булып эшләгән.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре вазифасын Марина Долматова саклап калды. Ул комиссиядә 1993 елдан бирле эшли. Мортаза Рәхимов республика башлыгы булган чакта Долматова сайлау комиссиясе рәисе урынбасары иде.

Якын арада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 2018 елның мартында узачак Русия президенты сайлавына әзерлек башлаячак, диелә.

Башкортстанда былтыр көз Дума сайлавы вакытында хәрәмләүшүләр турында хәбәр ителде, мәхкәмәләргә гаризалар язылды. Былтыр 15 октябрь Уфада сайлаудагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп халык митингка да чыкты. Хәтта Русия Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Уфага килеп сайлауга кагылышлы җәнҗалларны тикшерергә мәҗбүр булдылар. Әмма Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Башкортстанда сайлаулар канунга ярашлы рәвештә, бик күп башка төбәкләргә караганда гаделрәк үтте, дигән нәтиҗә яңгыратты.

XS
SM
MD
LG