Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение оештыручылары Юлия Самойлова аркасында Украинага штраф салачак


Евровидение җыр бәйгесе оештыручылары, Русия җырчысы Юлия Самойлованы илгә кетмәгән өчен, Укаринага штраф салачак. Европа тапшырулар берлегендә әйтүләренчә, Киевның әлеге гамәле бәйгенең абруена зыян салган.

Моннан тыш, Киевка чараны оештырганда соңга калулар өчен дә штраф салыначак диелә. Штрафның күпме булачагы ачыкланмый.

Украина Иминлек хезмәте Русия җырчысы Юлия Самойловага өч елга Украинага керүне тыйды.

2015 елда Юлия Самойлова аннексияләнгән Кырымга Мәскәүдән килеп чыгыш ясаган булган. Шулай итеп, урыс җырчысы украин канунын бозган, диелә. Украина канунына ярашлы, ярымутрауга бары тик Киев рөхсәте белән генә керергә мөмкин.

Әлеге хәлдән соң ЕВU Русиягә башка җырчыны сайлау яки Самойлованы читтән торып катнаштыру тәкъдимен ясады. Ләкин Русия моннан баш тартты.

XS
SM
MD
LG