"ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, митингларда 31 шәһәрдә 1769 кеше тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре 100 тапкырдан артык канун бозган, диелә. Алар активистларга янаган, яннарына адвокатларны кертмәгән, автозакларда канунсыз тоткан, ашарга бирмәгән һәм кесә телефоннарын тартып алган. Монна тыш, полиция хезмәткәрләре беркетмәләрне төрле хилафлыклар белән төзегән һәм аларның күчермәләрен тоткарланучыларга бирмәгән.
"ОВД-Инфо" язуынча, бу - канун бозуларның бер өлеше генә. Хокук яклаучылар ризасызлык чаралары вакытында полиция хезмәткрәләренең канунга каршы килүче гамәлләре турында мәгълүмат җыюны дәвам итә.
2 март көнне Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды "Он вам не Димон" исемле фильм чыгарган иде. Фильмда Русия премьер-министрының төрле фондлар аша канунсыз зур милектән файдалануы күрсәтелә. Фильмнан соң 26 мартта һәм 12 июньдә коррупциягә каршы урам чаралары узды. Тәртип саклау оешмалары Медведевның коррупиягә бәйлелеген тикшерүдән баш тартты. Хөкүмәт башлыгы әлеге тикшеренүне "сафсата" дип атады.