Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Заур Дадаевны Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип таныды


Заур Дадаев
Заур Дадаев

Мәскәү хәрби мәхкәмәсендә җәмәгать утырышчылары (присяжный) эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы "Север" батальоны офицеры Заур Дадаевны Русия оппозициясе җитәучесе Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип таныды.

Гаепләү ягының Дадаев башка хөкем ителүчеләр белән бергә җинаять кылуын дәлилләдеме дигән соравына утырышчылар "әйе" дип җавап бирде.

Утырышчыларга барлыгы 26 сорауга җавап бирергә туры килде.

Тикшерүчеләр "Север" чечен батальонының элекке офицеры Заур Дадаев Немцовны үтерүне башкаручы дип саный. Аңа Анзор һәм Шадид Губашевлар, Тамерлан Эксерханов һәм Хәмзәт Бахаев ярдәм иткән диелә. Тикшерү барышында Дадаев һәм бертуган Губашевлар үз гаепләрен таный, ләкин мәхкәмәдә сүзләреннән баш тарталар. Алар җәзалаулар булды дип белдерә.

Тикшерү фаразлавынча, Немцовны үтерергә Руслан Мухудинов кушкан. Аңа карата аерым җинаять эше ачылган. 2015 елдан бирле Мухудинов халыкара эзләүдә.

Оппозициядәге сәясәтче Борс Немцов 2015 елның февраль ахырында Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелде.

Немцов гаиләсе тикшерү нәтиҗәләре белән килешми һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыровтан да сорау алынырга тиеш дип белдерә.

XS
SM
MD
LG