Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолливуд режиссеры "оча торган татар" Рудольф Нуриев турында фильм төшерә


Мәскәүдә "Нуриев-Бию" күргәзмзсендә
Мәскәүдә "Нуриев-Бию" күргәзмзсендә

"Шиндлер исемлеге" һәм "Инглиз пациенты" фильмнарында уйнаган рольләре өчен Оскар бүләгенә тәкъдим ителгән автор, Британия актеры һәм режиссеры Рэйф Файнс атаклы биюче Рудольф Нуриев турында фильм төшерә башлаган.

Файнс режиссер буларак "Кориолан" һәм "Күренмәс ханым" картиналары аша танылган.

2018 елда Рудольф Нуриевка 80 яшь тулыр иде. "Юбилейга әзерлек йөзеннән Һолливуд режиссеры "оча торган татар" турында фильм төшерергә кереште", дип сөйләде Казан опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театрның иҗади проектларына багышланган матбугат очрашуында.

Картина Англиядә төшерелә. Төп рольгә Татарстанның опера һәм балет театры биючесе Олег Ивенко чакырылган.

Фильмның сценариен Британия драматургы Дэвид Хейр язган. Бу автор да "Чтец" һәм "Сәгать" фильмнары өчен ике тапкыр Оскар бүләгенә тәкъдим ителгән. Нуриев турындагы картинаның ничек аталасы әлегә билгесез. Шулай да аның гадәти байопик булмыйча, 1961 елда Советлар берлегеннән качып киткән бөек биюченең вакыйгаларга бай тормышыннан бер өлешен генә сурәтләячәге билгеле.

XS
SM
MD
LG