Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда татарлык татар бистәсе белән генә чикләнәме?


Чистай шәһәре яр буе
Чистай шәһәре яр буе

Татарстандагы иң билгеле тарихи үзәкләрнең бишлегенә кергән Чистай шәһәре узган ел 46 меңләп турист кабул иткән. Азатлык Чистайның туристларга нинди телдә тәкъдим ителүен, татарлыкның ни дәрәҗәдә чагылуын күзәтте.

Статистика 60 меңләп кеше яшәгән Чистайдагы халыкның 66 проценты урыс, 30 проценты татар дип белдерә. Гидлар исә татарлар белән русларның саны бер дәрәҗәдә дип сөйли. Шәһәрдә күбрәк руслар яшәсә, Чистай районындагы авылларда күбесенчә татарлар яши икән. Чистайда татарлык ни дәрәҗәдә соң? Туристларга ул ничек тәкъдим ителә?

Чистай шәһәр музее
Чистай шәһәр музее

Чистайда эккскурсия рус телендә барды, Азатлык мөрәҗәгать иткән гидларның берсенең дә татарча белмәве ачыкланды.

"Әгәр туристлар татар телендә алып баруны сорасалар?" дигәнгә, "Мин татарча белмим. Җаен табарбыз. Башта татар телле туристлар төркеме булсын иде әле", диде Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгының туристларга мәгълүмат бирү бүлеге җитәкчесе, гид Ирина Сидорова. 2016 елда Чистайда 46 меңләп турист булып киткән.

Чистайда татарлык ни дәрәҗәдә чагыла?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00

"Бу көннәрдә музей-тыюлыкта Мәскәү, Пермь, Соликамски, Петербур, Самар, Түбән Новгородтан килгән кунаклар белән биш кораб булып китте. Уфа, Сембер, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән туристлар үз машиналарында киләләр", ди Сидорова. Әлегә Чистайга чит илләрдән бер генә төркем дә килмәгән. Дөрес, чит ил кешеләре килә, әмма алар бик сирәк һәм Казанга килеп, үзләре Чистай белән кызыксынучылар.

Чистай һәдияләре
Чистай һәдияләре

Төп экскурсия програмы шәһәрнең тарихи урыннары белән танышу, Скарятин бакчасы, "Умиление", "Хәзинә" скверлары, Чулман яры буйлап үтү, Чистай шәһәре тарихы музее һәм Борис Пастернак мемориаль музеенда булудан гыйбарәт. Шулай ук туристлар сувенирлар сатыла торган кибетләргә дә керә. Монда шәһәр кунаклары игътибарына Чистай районы һөнәрчеләренең эшләре, шәһәргә багышланган һәдияләр тәкъдим ителә.

Туристлар иң күп була торган урын – һәдияләр кибете. Анда татарча да сөйләшәләр.

"Махсус килеп татарча эндәшкәннәргә җавапсыз калмыйбыз, татар телендә җавап кайтарабыз. Туристлар саны елдан-ел арта. Алар күбрәк Чистайда чыккан сәгатьләрне сорап керәләр", диде сатучы Гүзәл ханым.

Чистай сәгатьләре
Чистай сәгатьләре

Ишан Мөхәммәдзакир әйтүенчә, Камал исемендәге тарихи мәчеткә дә туристлар шактый йөри икән. Чистайдагы бу мәчеткә һәм ул урнашкан Татар бистәсенә туристларны тиз генә алып кереп чыгалар.

"Әлеге мәчет 1859 елда салынган, ә архив документлар 1817 елларны күрсәтә", ди Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

"Ул бер дә ябылмаган, һәрвакыт эшләп килгән, аның тарихы Мәрҗани мәчете белән дә бәйле. Тагын аның бер үзенчәлеге бар. Ул да булса, биредә 49 ел имам-хатиб булып эшләгән галим, сәүдәгәр – Мөхәммәдзакир Камалов. Ул Чистайда күп кенә биналар, мәсәлән, "Камали", "Әмирхан" мәдрәсәләрен салдырган. Аның каберен реставрацияләдек, гел карап торабыз. Шулай ук әлеге шәхес истәлегенә укулар да оештырабыз", ди хәзрәт.

Чистай һәдияләре
Чистай һәдияләре

"Чистай татар теллеме, урыс теллеме?" дигән сорауга, хәзрәт: "Хәзерге вакытта урысча күбрәктер", дип җавап кайтарды. Әмма шул ук вакытта килгән кунакларны татар милли киемнәре, чәк-чәк белән каршы алуларын да белдерде.

Чистайның "Хәзинә" паркында уздырган сораштыруда да күбрәк рус телле кешеләр очрады. Татар булганнары арасында да үз телен белмичә, рус телендә җавап кайтаручылары да булды.

Сәяхәтче, журналист Илдус Гатауллин Чистайга сәяхәт оештыручылар күбрәк аны рус шәһәре буларак тәкъдим итәләр дип нәтиҗә ясаган.

Чистай һәдияләре
Чистай һәдияләре

"Без булган җирләрдән соң, Чистайны рус шәһәре дип әйтеп була. Ләкин бит әле Татар бистәсен дә күрдек, биредә инде ана телебез ешрак ишетелә.

Туристларны чәк-чәк белән каршы алмыйлар, тик бу экскурсия оештыручыларның башлангыч этапта гына булуын аңлата. Татарларның йөзен, тарихын, милли киемнәрен, савыт-сабаларын күрсәтү кирәк. Бу горурланырлык, монда яшәгән кешеләр дә моны аңларга тиеш.

Явыз Иван Казанны басып алганнан соң татарларга күпмедер вакыт елгага якын торырга рөхсәт бирмәгәннәр. Чистай экскурсоводлары: "Бездә мондый хәл булмаган", дип белдерә. Болай булмый бит инде! Шуңа күрә руслар гына түгел, татар экскурсоводлары да шәһәр белән таныштырса, яхшы булыр иде. Алар татарлар тарихын сөйләрләр иде. Татарстан хакимияте моны контрольдә тотарга тиеш", ди Гатауллин.

XS
SM
MD
LG