Accessibility links

Кайнар хәбәр

Автобус казасы сәбәпле Татарстанда матәм игълан ителде


Якшәмбегә каршы төндә Татарстанның Зәй шәһәре янында юл казасында 14 кеше һәлак булды, 15 кеше яраланды. Корбаннарның кемнәр булуын ачыклау өчен туганнары Казанга килә.

Якшәмбегә каршы төндә 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә чыгу юлында автобус белән "КАМАЗ" машинасы бәрелеп 14 кеше һәлак булды, 15 төрле яраланды.

Корбаннарның икесе бала. Берсенә бер яшь, икенчесенә 14 яшь дип фаразлана. Бу хакта Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә.

Самардан Ижауга юл тоткан автобусның йөк машинасы белән бәрелүе нәтиҗәсендә алдагы тәгәрмәче төшкән һәм ул ауган. Ауганнан соң бензин багы яна башлаган һәм ут бөтен автобусны камап алган. Уң якка ауган автобусның ишекләре ачылмаган.

Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән матәм көне игълан ителде. Районнарда Сабантуйлар киләсе атнага кичектерелде. Фаҗига урынында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин булды. Ул корбаннарның һәм яраланганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Песошин корбаннарның гаиләләренә бер миллион сум күләмендә, җиңелчә яраланганнарга 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга 200 мең, авыр яралыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итүен әйтте. Корбаннарның кемнәр булуын ачыклау өчен килгән туганнары Казанда урнаштырылачак.

Хәзер фаҗига урынында тикшерү бара. Юл казасына бәйле ике җинаять эше ачылды. Тикшерү барышында "Евразийская корпорация автовокзалов" оешмасының җитәкчесе тоткарланган. Шулай ук йөк машинасы йөртүчесе тоткарланган һәм сорау алынган. Автобус йөртүчесе әлегә реанимациядә. "БИЗНЕС Online" язуынча ул берничә кешегә автобустан чыгарга булышкан.

XS
SM
MD
LG