Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" фиркасе Удмуртия башлыгына Фәрит Юнысовны тәкъдим итте


Фәрит Юнысов чыгыш ясый
Фәрит Юнысов чыгыш ясый

"Гадел Русия" фиркасенең Удмуртия бүлеге конференциясендә катнашучылар төбәк башлыгы вазифасына намзәт итеп фирканең республикадагы җитәкчесе Фәрит Юнысовны тәкъдим итте. Хәзер намзәтләр саны бишкә җитте.

Фәрит Юнысов намзәте өчен 44 делегат тавыш биргән, өч кеше каршы булган, дип хәбәр ителә фирканең төбәк бүлеге сайтында. Элегрәк "Гадел Русия" җитәкчелеге Юнысовның намзәт булуын хуплаган иде.

Удмуртия башлыгын сайлау 10 сентябрьдә узачак. Анда намзәт буларак республика башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Бречалов ("Бердәм Русиядән"), Удмуртия Дәүләт шурасында ЛДПР фракциясе рәисе Тимур Ягафәров, "Столица Ижевск" газеты баш мөхәррире Андрей Иванов һәм КПРФ республика комитетының беренче секретаре Владимир Бодров катнашырга җыена.

XS
SM
MD
LG