Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция вәкиле Вячеслав Мальцев Русиядән киткән


Вячеслав Мальцев
Вячеслав Мальцев

Оппозиция вәкиле Вячеслав Мальцевка каршы экстремистик төркем оештыру турында җинаять эше ачылганлыктан, ул Русиядән китәргә мәҗбүр булган, диелә.

Мальцевның китүе турында "Русский марш" хәрәкәте сүзчесе Денис Романов "Дождь" телеканалына белдергән. Романов аның кайсы илгә киткәнен әйтми. Молдовага барырга җыена иде, дип кенә белдергән. Мальцев үзе YouTube каналында "Ленин кебек Разливка киттем" дигән иде. Ләкин кайдалыгын төгәл генә әйтмәде.

Русия тәртип саклау оешмалары Мальцевка карата җинаять эше ачылу турында хәбәр итмәде. Соңгы тапкыр оппозиция вәкилен 12 июньдә Мәскәүдә коррупциягә каршы митингта катнашканы өчен кулга алганнар иде. 26 мартта булган каршылык чарасыннан соң Мальцев тарафдарларын эзәрлекләү башланды. Аның йортында тентүләр дә узды.

XS
SM
MD
LG