Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносы фестиваленә Татарстан өч фильм тәкъдим итә


Казан мөселман киносы фестивален ябу тантанасы. 2016 ел
Казан мөселман киносы фестивален ябу тантанасы. 2016 ел

"Татаркино" җитәкчесе, мөселман киносы фестивале башкарма мөдирәсе Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, милли фильмнар гомум бәйгегә чыкмый, алар өчен аерым номинация булдырылган.

"Татаркино" җитәкчесе, мөселман киносы фестивале мөдирәсе Миләүшә Айтуганова Азатлыкка быелгы фестивальдә Татарстаннан өч фильм катнашачагын белдерде. Алар: Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" һәм "Тапшырылмаган хатлар" фильмнары һәм Алинә Галимуллина белән Тимур Романов төшергән "Вирион" триллеры.

Быелгы фестивальнең яңалыгы шунда – милли фильмнар гомум бәйгегә чыкмый, алар өчен "милли номинация" булдырылган. Ул "Милли кино секциясе" дип атала.

Айтуганова сүзләренчә, яңа номинациядә 25 фильм тәкъдим ителәчәк. "Әмма гаризалар әле һаман килә тора", ди ул.

Милли кино номинациясендә берничә төрдәге иҗади эшләр – тулы метрлы нәфис фильм, кыска метрлы нәфис фильм, документаль фильм һәм анимацион фильмнар бәйгегә чыга.

Бу номинацияне бәяләү өчен аерым жюри дә булдырылган. Миролюб Вучкович (Сербия), продюсер, актриса Диана Сәфәрова (Татарстан), кино белгече, кино тәнкыйтьчесе Елена Алексеева (Татарстан) бәя бирәчәк.

XS
SM
MD
LG