Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Сабантуена килгән Сәидә иҗат кичәсе дә уздырды


Сәидә Мөхәммәтҗанова
Сәидә Мөхәммәтҗанова

Русиянең популяр җыр бәйгесе аша танылган яшь башкаручы Сәида Мөхәммәтҗанова, Вашингтон татарлары чакыру белән Сабантуйга килеп, җирле татар мәхәлләсе белән иҗади очрашу да үткәрде. Татарлар үз чиратында, Сабантуйдан тыш шундый мәдәни чараларга сусаулары турында әйтә.

Tatar DC оешмасы җитәкчесе урынбасары Мансур Гыйлметдинов чакыруы белән Вашингтонга килгән җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова 7 июль кичендә татарлар алдында чыгыш ясап, үзенең репертуарын, яңа җырларын тәкъдим итте.

"Бу минем гомердә дүртенче иҗат кичәсе, Америкада беренчесе", дип башлап китте сүзен 16 яшьлек Сәидә. Очрашуга килгән татарларның күбесе, Русиянең беренче телеканалындагы "Голос" тамашасын карамаса да, Саидәне һәм аның иҗатын яхшы белә иде.

Яшь җырчы озын татар көйләрен дә, мөнәҗәтне дә, татарча эстрада җырларын да, партугал, инглиз һәм гарәп телендә дә җырлар башкарды. Яңа җырлардан аның репертуарына "Тапшырылмаган хатлар" нәфис фильмыннан музыкал әсәр өстәлгән. Аны ул синтезаторда үзенә аккомпонемент ясап җырлап күрсәтте.

Тамашачы
Тамашачы

Кытайдан килеп Вашингтонда яшәүче Равилә апа бигрәк тә Сәидәнең телевидение аша бөтен Русиягә яңгыраткан "Су буйлап" җырын яратуын, аны интернетта күп тапкыр каравын әйтте.

"Гомумән алганда, татар мәдәни чаралары безгә бик кирәк, мәсәлән бер елны Казан ансамбле Америкага килгәч, без концерт өчен 5 сәгать машинада башка штатка барган идек һәм тагын килсәләр, тагын барырга әзер" диде Равилә апа.

Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Сәидә шулай ук якшәмбе 9 июльдә узачак Сабантуйда да чыгыш ясаячак.

XS
SM
MD
LG