Accessibility links

Мәхкәмә Вагиз Минһаҗевны банкротлыкка чыгару эшен төгәлләде


Вагиз Минһаҗов
Вагиз Минһаҗов

10 июнь Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Дәүләт шурасы депутаты, элекке сенатор Вагиз Минһаҗевны банкротка чыгару процедурасын төгәлләде. Мәхкәмә аны кредиторларга бурычларын түләүдән азат итте.

Финанс идарәчесе хисабына караганда, депутатның гомум бурычлары 9 млрд сумнан артып киткән. Кредиторлар 780 мең сумын гына ала алган.

Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе банкротлык эшен карауны ВТБ шикаяте белән 2016 елның мартында башлаган иде. Иң эре кредиторлар арасында "Татагролизинг" (5,74 млрд сум), "Казаньагропродукт" (1,74 млрд сум), "ТатИнк" (292,6 млн сум), "Юникредит Банк" (129,4 млн сум) һәм ВТБ (409,6 млн сум) ширкәтләре бар.

Былтыр октябрь аенда депутатка карата конкурс эше ачылган иде. Шушы вакыт аралыгында финанс идарәчесе Минһаҗевның бер генә активын - Арча кирпеч корылмасы хиссәләренең 0,5 процентын таба алган. Алар нибары 30,8 мең сумга сатылган.

Канунга ярашлы, конкурс эшеннән соң депутатның бурычлары гамәлдән чыгарыла.

Вагиз Минһаҗев элегрәк "Вамин Татарстан" ширкәтен җитәкли иде. Холдингта да банкротка чыгару эше бара.

Узган атнада Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Минһаҗевлар гаиләсе Балтач һәм Арча сөт комбинатларын сатып алды, дип хәбәр итте. Әлеге комбинатлар элек "Вамин" ширкәтенә караган булган.

XS
SM
MD
LG