Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:46

Уфаның Киров урамында төзелеп бетмәгән йортта "Дуслык-Строй" торак-төзелеш кооперативының пай тотучылары ачлык тота башлады. Алар төзелешне тизрәк төгәлләүне таләп итә.

Ачлык тотуда тугыз кеше катнаша, якын арада тагын өч кеше кушылырга җыена, дип яза Мксеть. Кешеләр төзелеп бетмәгән йортның алтынчы катына урнашкан. Биредә шәрә диварлар, бетон идән, тәрәзәләр барлык катларда да диярлек ватылган. Ачлык тотучылар тәрәзәләрне полиэтилен белән каплап, идәнгә җыела торган ятак куйган. "Голодовка" дип язылган плакат йортның тышына эленгән.

Фатир көтүчеләрнең берсе Мария Марьянова сүзләренә караганда, алар ризыктан баш тарткан, су эчеп кенә торалар.

Пайчылар йортны төзүче "Луч" күрмәүче инвалидлар өчен спорт-реабилитация үзәге белән аренда килешүен туктатуны таләп итә. 2015 елда әлеге оешма шәһәр хакимияте белән сөйләшеп, йортны төзеп бетерергә планлаштырган булган. "Дуслык-Строй" кооперативы кешеләрдән җыелган акчага тышкы челтәрләрне уздырырга тиеш булган. Кооператив үз эшен башкарган, ә төзүче - юк.

Әлеге вакыт эчендә кооперативта өч рәис алышынган. Валерий Денисовка һәм Рәзиф Әбдрәшитовка карата мәхкәмә эшләре бара. Киров урамындагы йорт ташландык хәлдә, аны беркем сакламый.

"Хәзер "Луч" фонды һәм аның җитәкчесе Дементьев кооператив банкротлыкка чыксын дип тырыша. Имеш, без өстәмә инвестиция килешүе белән акча кертмәгәнбез. Үзебезнең фатирларны алуның соңгы мөмкинлегеннән дә ваз кичү ихтималы бар, шуңа күрә без ахыргача торачакбыз, ди Марьянова.

Июнь аенда Уфада "Юл-Ай" дип аталган тагын бер торак комплексы төзелешенә акча салган, әмма тиешле фатирларын ала алмаучы 73 гаилә шәһәр шурасы депутатларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Дольщиклар, үз таләпләре үтәлмәгән очракта, ачлык игълан итү белән янады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG