Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:31

Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуыннан ничек ток-шоу ясыйлар?


Татарстан президенты каршындагы эшмәкәрлек шурасының чираттагы киңәйтелгән утырышы, 11 июль 2017

Түрәләрне бастырып тиргәү, эшмәкәрләрне яклау һәм мактау, алкышлар, харизмлы алып баручылар, чибәр эшмәкәр хатын-кызлар... Татарстан Эшмәкәрлек шурасының президент катнашындагы традицион еллык утырышлары акрынлап яхшы режиссуралы ток-шоуга әйләнә бара.

11 июльдә Татарстан президенты каршындагы эшмәкәрлек шурасының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Анда республика җитәкчесе үзе, министрлар, дәүләт структулары җитәкчеләре, урта һәм кече бизнес вәкилләре катнашты. Әлеге чара инде бишенче тапкыр уза һәм акрынлап федерал каналлардагы "Пусть говорят" кебек тапшыруларга охшап килә. Азатлык әлеге чараның режиссурасына төшенергә тәкъдим итә.

Локация

Әлеге утырышлар хакимият биналарында узмый. Беренче очрашулар Корстон үзәгенең конференц-залында үтсә, соңгысы Пирамида күңел ачу үзәгендә узды.

Зал

Залларны махсус бизәмиләр, ләкин биредә ут зур роль уйный. Әйләнә ясап урнаштырылган рәтләрнең беренчеләренә республика җитәкчесе, премьер-министр кебек иң беренче затлар һәм танылган эшмәкәрләр утыртыла. Калганнар яртылаш караңгы залда утырса, прожектордан төшкән якты утлар беренче рәтләрне яктырта. Президентның камерадагы кыяфәте тагын да матуррак чыксын өчен, аның арткы рәтендәге уң һәм сул ягында яшьрәк һәм чибәррәк эшмәкәр хатын-кызларны утыртырга тырышалар.

Алып баручылар

Яхшы шоуга яхшы тамада кирәк. Алып баручы һәм модератор итеп хакимияткә якын, уртача байлык-мөлкәткә ия булган, яхшы харизмлы эшмәкәрне билгелиләр. Элегрәк утырышларны Чаллы эшмәкәре Сергей Акульчев алып барса, соңгысын куе сакаллы яшь эшмәкәр һәм PR-белгече Владимир Кутилов модерацияләде.

Алып баручы Владимир Кутилов
Алып баручы Владимир Кутилов

Эшмәкәр чыгышлары

Эшмәкәрләр әлеге утырышларга исемлек белән генә чакырыла, аларның саны 200-250 белән чикләнә. Микрофон алдына чыгарылганнарның әйтәсе сүзләре алдан килештерелә. Урыннан торып өстәмә сораулар бирү мөмкинлеге булмый.

Эшмәкәрлек шурасының утырышлары проект төркемнәренә бүленеп бара. Өлге нигезендә, һәрбер проект төркеменә кергән эшмәкәр чыгыш ясый, президентка проблемын аңлата, моң-зарын җиткерә һәм борчыган мәсьәләне чишүдә ярдәм сорый.

11 июльдәге утырышта иң күп игътибар җәлеп иткән мәсьәләрнең берсе "Додо Пицца" пиццериясенең ябылуы булды. Вакыйганы франшиза нигезендә эшләгән пиццерия хуҗасы Вячеслав Миллер сөйләде. Йортның беренче катында урнашкан пиццериягә, бина үзенчәлекләре аркасында, тауар арттан, йортта яшәүчеләрнең тәрәзәләре астыннан үткәреп кертелгән. Күршеләр шикаятьләре нигезендә Роспотребнадзор тикшерү уздырган һәм мәхкәмә карары белән пиццерияне ябып куйган. Гәрчә, беренче тапкырга белдерү ясау, җәзага тарту яки вакытлыча ябу белән чикләнә алса да.

Кайтавазлы икенче мәсьәлә Яшел Үзән эшмәкәре Алберт Мөхетдиновка бәйле иде. Элекке шеф-пешерүче "Сәмаркант" исемле ресторан ачкан һәм, мөштәриләр җәлеп итәр өчен, зур булмаган, ләкин хакимият белән килештерелмәгән реклам тактасын элгән. Моның өчен аны 15 мең сум штрафка тартканнар. Ләкин Мөхетдинов янәдән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә, соңгысы штрафны кисәтүгә алыштыра.

Эшмәкәр Алберт Мөхетдинов
Эшмәкәр Алберт Мөхетдинов

Президент – эшмәкәрләрнең адвокаты

Миңнеханов бу чарада, әлбәттә, төп фигура. Ул эшмәкәрләрнең адвокаты ролен уйный, кече һәм урта бизнесның никадәр мөһим икәнен кат-кат кабатлый. Иң элек утырыш аны каршы алу белән башлана. Ул залга кереп рәтләр арасыннан узганда, оештыручы такым егетләре ишетелер-ишетелмәс итеп "кул чабабыз!" дип боерык бирә. Зал Миңнехановны алкышларга күмеп каршылый.

Бастырып сүгү, шаярулар, кул чабулар – ток-шоуның төп элементлары. Утырышта алар шактый күп булды.

"Додо Пицца" хуҗасы Вячеслав Миллерның чыгышын тыңлагач Миңнеханов иң элек "син әллә Газпромдагы Миллерның туганымы?", дип шаяртты.

Соңыннан Роспотребнадзор идарәсенең җитәкче урынбасарына тәнкыйтькә тотты. "Сез кешенең ни әйткәнен тыңлагыз. Эшмәкәр урынында булып карагыз. Ул кредит ала, эшкә кеше яулый, бизнес кора. Ә сез киләсез дә ябып куясыз", ди президент.

Вячеслав Миллер
Вячеслав Миллер

"Сәмаркант" хуҗасы Мөхетдиновка Миңнеханов, гомумән, кунакка килеп кафесында пылау ашарга вәгъдә бирде. Бу эшмәкәр өчен залда утырган Яшел Үзән мэры Александр Тыгинга эләкте. Бу очракта түрәне сүгү тагын да эффектлырак булды.

"Сез эшмәкәрләр белән ничек эшлисез? Сез алар белән шулай кылансагыз, сездә нинди эшмәкәр эшләр? Сез үрнәк булырга тиеш", диде Миңнеханов кызарып чыккан Тыгинга.

Кешеләргә мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Утыр!

"Артыгын кыланганыгызны аңламыйсыз да... Кешеләргә мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Утыр!", дип йомгаклады президент сүзен һәм эшмәкәргә мөрәҗәгать итеп "Мин үземнең хезмәттәшләрем өчен сездән гафу үтенәм", диде. Яшел Үзән мэры җавап бирергә кыймады, ә залдагылар Миңнеханов чыгышын гадәттәгечә алкышларга күмде.

Эшмәкәрлек шурасы утырышларының PR көче хакимият өчен югары булса да, аның бизнес өчен файдасын да инкяр итәргә кирәкмидер. Административ ресурс кулланылу аркасында, кечкенә генә, ләкин күпләрне һәм күптәннән борчып килгән кайбер мәсьәләләр чишелә.

Мәсәлән, утырышта зур реклам такталарын килештерү өлкәсендә тәрәккыятькә ирешү эшмәкәрләрне сөендерде. Әлеге мәсьәлә бизнес вәкилләренең һәрберсен диярлек борчый. Хәзерге вакытта такталарны килештерү өчен ай ярымга кадәр вакыт уза. Эшмәкәрләр һәм шура этәргече ярдәмендә килештерү таләп итмәгән махсус реклам такталары шаблоннары әзерләнәчәк. Аларны сентябрьдән кулланып булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG