Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сигез бала анасы Миңнехановтан очрашу көтә


Сигез бала анасы Илсөяр Вәлиева Татарстан президенты белән очрашырга тели
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Сигез бала анасы Илсөяр Вәлиева Ирек мәйданына Татарстан президенты тәрәзәсе каршына пикетка чыкты. Ул Рөстәм Миңнеханов янына балалары белән кереп, аннан аңлау, матди ярдәм алырга, микроавтобус сорарга һәм бушлай фатир юнәтергә тели.

Буа районы Яңа Чәчкаб авылы кызы Илсөяр Вәлиеваны өч баласы белән Сәет исемле таҗик егете кияүгә алган. Аннары алар тагын биш бала тапкан. Ул арада ике улы гаскәрдә хезмәт итеп кайтырга өлгергән. Инде Сәет кебек ике олы ул бүген эштә. Илсөяр кече биш баласы белән бергә 18 июль Ирек мәйданына ярдәм сорап чыккан. Илсөяр аларга сап-сары яңа футболкалар кидерткән.

Вәлиева президент белән очраштырмасалар, икенче көнне балаларына яңа язулар тоттырып мәйданга тагын чыгарга җыена. Моңарчы да ул тик утырмаган, даими хатлар язган, мәйданга да чыккалаган . "Президенттан ни сорыйсыгыз килә?" дигәч, башта Илсөяр: "Шәхси соравым бар", дип кырт кисте. "Минем аның үзе белән генә очрашасым килә. Минем аңа сигез балам белән бергә керәсем, рәхәтләнеп сөйләшеп утырасым килә", дип тә өстәде.

Илсөяр Вәлиева балалары белән Ирек мәйданында
Илсөяр Вәлиева балалары белән Ирек мәйданында

"Мин алкаш хатын түгел"

"Монда сиңа тимиләрме", дип сорагач, Илсөяр ханым: "Курыкмыйм. Мин алкаш хатын түгел, намазлар да укыйм һәм илгә солдатлар үстерәм, миңа монда беркем дә тия алмый", ди. Чыгып кызыксынучылар булган инде. Алар аңа тимиләр дә, тик президент белән очраштырабыз дип вәгъдә дә бирмиләр икән.

Азатлык хәбәрчесе төпченгәч, ана зарларын тезеп салырга булды. Алар бүген чүплек янындагы Самасыр бистәсендә 60 дүрткел метр мәйданлы искергән бер йортта гомер кичерәләр. Сигез сутый җирдә яшелчә дә үстерәләр. Ул арада бер малае диңгезче булып хезмәт итеп Мурманскидан кайткан да олырак яшьтәге бер хатынга йортка кергән. Икенчесе дә бер кыз белән тормыш корган. Икесе дә никах белән кушылганнар. Вәлиева хәзер үзен шушы яңа гаиләләр өчен дә җаваплы итеп хис итә. Киленнәрен "балаларым" дип йөртә.

Ире һәм уллары аракы эчми, каравылчы булып вакытлы эшләрдә эшли. Шулай да гаилә матди кыенлыклар һәм торак кысанлыгын кичерә.

Илсөяр үзен реалити-шоуда күрә

Татарстан хөкүмәте Илсөяр ханымнарга Завойский урамында күпкатлы йортның өченче катында 115 дүрткел метрлы фатир биргән. Биргәндә Вәлиева президент та килер, аны балалары бергә ТНВ каналыннан матур итеп күрсәтерләр дип өметләнгән.

Вәлиева үз тормышын позитив һәм әхлаклы реалити-шоуга лаеклы дип саный. Телевизор аның кебек әниләр тормышын күрсәтсә, башкалар да бала табудан курыкмас, бөтен Буа халкы якташлары белән горурланыр иде дип саный. Аның белән президент аралашуын экраннан карап, түрәләр дә, ярлы халыкка йөз белән борылыр иде дип өметләнә.

Вәлиева телевизордан "Дом-2" кебек "тоссыз һәм әдәпсез нәрсәләр күрсәткәнче, минем кебек әниләр тормышын күрсәтсеннәр иде", ди.

Арендага яңа фатир

Белә торып андый чыгымлы фатирга бара алмыйм. Бездә акча юк

Яңа бирелгән фатир өчен Илсөярдән аренда түләтүләре ачыкланды. "Аренда өчен җиде мең сум, ун меңнән артык коммуналь хезмәтләргә түләргә туры килә. Мин үзем белә торып андый чыгымлы фатирга бара алмыйм. Бездә акча юк", дип зарлана ул. Вәлиева фатирны аңа хосусый итеп бирелүен тели. "Ул очракта аренда акчасын балалар өчен тотар идем", ди ана кеше.

Вәлиеваларга 2015 елда бер миллион сум ярдәм биргәннәр. Тик ул ярдәмнең күптән тотылып бетүен әйтә.

"Минем, яшерен батырын түгел, күп итеп акча сорыйсым килә. Балаларымны ашатырга, киендерергә акча кирәк. Минем йортым тулы авыз бит. Балалар ашарга сорый. Колбаса алсам да, башкалар кебек бер сынык кына түгел, миңа ун сынык кирәк. Күбрәк шул кибет токмачы пешереп ашатам. Аннары безгә "Бәхетле" ашханәсе ярдәм итә. Арбузов тукталышына хәтле автобуска утырып шунда барып, ашап кайтабыз. Кулга да тоттырып җибәрәләр.

Илсөяр Вәлиева менә шундый плакат тотып торды
Илсөяр Вәлиева менә шундый плакат тотып торды

Тик автобуста барган өчен түләргә туры килә. Балалар белән барсам, юл үзе дә шул ашау бәясенә төшә. Соңгы арада тормышым аеруча авырлашты, акча җиткерә алмыйм. Фатирга күченсәм, коммуналь түләүләр өчен ярты бәяне киметергә вәгъдә бирәләр анысы. Субсидияләр дә эләккәли. Барлык балаларыма, җыеп әйткәндә, 900 сум акча түлиләр. Тик барыбер җиткерә алмыйм. Үзем дә инде эшли алмыйм, балаларны өйдә тәрбиялим", ди Илсөяр ханым. Хакимиятләрнең дә, кешеләрнең дә сирәк кенә ярдәм итүен сөйли.

Асрамага алган балага түләнә

Илсөяр башка кеше балаларын тәрбияли торган әниләргә соклана. Русия кануннары нигезендә чит баланы асрамага алсаң, хезмәт хакы карала. Үз баласын караучы күп балалыларга мондый түләү юк. Ата-ана үз хәләл акчасын тартып-сузып илгә солдатлар, салым түләүчеләр үстерергә мәҗбүр.

Мин сине балаларыңнан аерып, төрмәгә тыгам, аннары аларны приютка бирәм диде

Илсөярне балалар йорты белән куркытып киткәннәр. "Бер түрә килеп янап китте. Мин сине балаларыңнан аерып, төрмәгә тыгам, аннары аларны приютка бирәм диде. Түрәләр алдыйлар, ярдәмнәрне күпсенәләр, мине мошенник дип мыскыл итәләр. Халыктан да ямьсез сүзләрне ишеткәлим. Аларга үпкәләсәм дә, аптырап тора алмыйм, балаларым хакы өчен көрәшәм. Акча җитсә, монда үземне рисвай итеп басып та тормас идем. Нужа чыгарды мине мәйданга", ди ул.

Илсөяр президенттан гаиләсенә микроавтобус сорарга тели. Итәк тутырып һәм җитәкләп балалары белән трамвайга яки автобуска килеп керсә, юлчылар аны "президенттан автобус сора, ул күп оешмаларга, балалар йортларына автобус бирә", дип өйрәтә ди.

XS
SM
MD
LG