Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле башка телләрдән ким түгел, аның спортта да яшәргә хакы бар"


Казан-Арена стадионы
Казан-Арена стадионы

ТНВ каналы "Рубин"ның барлык уеннарын җанлы эфирда күрсәтү хокукына ия булды. Спорт җанатарлары уеннарны татарча шәрехләүчеләр булырмы дигән сорау куя. Азатлык бу мәсьәләгә белгечләр фикерләрен туплады.

"Көннең иң яхшы яңалыгы. Русия чемпионаты кысаларында "Рубин"ның барлык уеннарын безнең ТНВ каналы җанлы эфирда күрсәтәчәк", дип игълан итте үзенең Вконтакте төркемендә ТНВның спорт бүлеге. Бу хәбәр астында кулланучылар "матчларны татар телендә кайчан шәрехли башларсыз, татарча трансляцияләр көтәбез, татар телендә карарга телибез" кебек шәрехләр калдыра башлаган.

Вконтакте сайтында интернет кулланучылары калдырган фикерләрнең кайберләре
Вконтакте сайтында интернет кулланучылары калдырган фикерләрнең кайберләре

Узган ел ТНВ башлыгы Илшат Әминов "хоккейны татарча комментар белән чыгара башларга уйлыйбыз" дип сөйләгән иде. "ТНВ-Планета" телеканалын караучы читтәге татарлар "Ак барс" хоккей такымының уеннарын күрсәтүне сорап безгә күпләп хатлар яза", дигән иде ул. Инде бер елдан артык вакыт узса да ТНВда татарча хоккей күрсәтелмәде.

Азатлык радиосы ТНВ каналында футболны татарча комментар белән күрсәтү мөмкинлеген белешер өчен спорт тапшырулары редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятовка мөрәҗәгать итте.

"Дөрестән дә, бу сезонда без "Рубин" уеннарын җанлы эфирда күрсәтәчәкбез. Ләкин уеннарны рус комментары белән күрсәтү күздә тотыла. Матчларны татарча шәрехләү әлегә каралмаган. "Татарстан- Яңа гасыр" каналында шәрехләүне татарча алып бару әлегә булмаячак", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Алмаз Гафиятов
Алмаз Гафиятов

"Без үзебез дә матчларны татарча күрсәтергә телибез һәм хыялланабыз"

"Без үзебез дә матчларны татарча күрсәтергә телибез һәм хыялланабыз", ди Гафиятов. "Тик бу трансляцияләр өстәмә чыгымнар таләп итә, һәр уенны күрсәтү өчен түләргә кирәк", диде ул, ләкин матч күрсәтү бәясен күпмегә төшкәнен әйтмәде, моны ул "коммерция сере" дип атады.

"Хоккей уеннарын татарча шәрехләү белән күрсәтү турында сөйләшүләр булды. Чыгымнар сәбәпле әлегә килеп чыкмады. Өстәвенә, татар телендә уеннарны карау аудиториясе дә зур булмаска мөмкин, ләкин мондый матчларны караучылар санын фаразларга кыен. Ким дигәндә, бу кызык булачак", дип сөйләде безгә Алмаз Гафиятов.

"Бер генә кеше укыса да, татарча эшләячәкбез​"

"Тататарстан - Яңа гасыр" татарча матчларны күрсәтергә акча юк, караучысы күп булмас дип акланганда, ВКонтактеда "ТатРубин" дигән төркем футбол уеннарын онлайн режимда татарча яза һәм аңлата. Бу теркемдә 5 меңнән артык кеше бар. Анда "Рубин" такымына бәйле язмалар, хәбәрләр чыга.

Футболның татар җанатарлары – кемнәр алар? Татар телендә трансляцияләр никадәр кызык? Азатлык бу хакта ​"ТатРубин" берләшмәсе админнары белән сөйләште. Күмәк блог булу сәбәпле, әңгәмәдәш үз исемен әйтмәскә сорады.

– "ТатРубин" "Рубин" уеннарын һәрвакыт онлайн татарча яза. Бу – үзенчәлекле алым, әмма рус телендә карарга, укырга мөмкин булганда татарчасына ихтыяҗ бармы?

"Футболда татар телен юк дәрәҗәсендә булуы безгә кимчелек булып тоела"

– Спорт медиасы киңлекләрендә татар теле чагылыш тапмый диярлек. Бу Татарстан өчен бик сәер күренеш. Казан үзен спорт башкаласы итеп күрсәтә, ә татар теле читкә этәрелә. Югыйсә спорт белән бергә Казан, Татарстанны гына түгел, татар телен дә Русиягә, дөньяга танытып, популярлаштырырга мөмкин. Аннары татар теленең дәүләт статусы да бар. Шуңа күрә иң популяр спорт төре булган футболда татар теленең кулланышта булмавын зур кимчелек итеп кабул итәбез. Татар теле – универсаль тел, аның ярдәмендә әдәбият, сәясәт турында гына түгел, ә спорт, бизнес турында да сөйләшеп, укып була дигәнне исбатларга теләдек.

Error rendering VK.

– "ТатРубин" татарча язган спорт трансляцияләрен ничә кеше укып бара?

– Безнең язмаларны карау статистикасына нигезләнсәк, трансляция вакытында һәр хәбәрне 100гә якын кеше күрә. Әлбәттә, барысы да аны онлайн режимда карамый, соңрак караулар саны берничә йөзгә җитә. Без бу күрсәткечләрне яхшы дип саныйбыз.

Иң мөһиме – безне хәтта бер генә кеше укыса да, барыбер татарча спорт трансляцияләрен эшләячәкбез. Бу юнәлештә хәрәкәт итү әһәмиятле, ә популярлык -– вакыт мәсьәләсе.

– Спорт үзенчәлекле лексикага ия. Сезнең татарча спорт терминологиясе белән проблемнар бармы?

"Җанатарлар да калышмый, безгә ярдәм итә, терминнарны тәкъдим итә"

– Кызыклы мәсьәлә. Әлбәттә, проблемнар бар. Бер яктан, безгә халыкара терминнарны тәрҗемә итәргә кирәкми: арбитр, пенальти, гол татарча да шулай ук яңгырый. Икенче яктан, әлбәттә, татар телендә үз терминнары булырга тиешле сүзләр дә бар, мисал өчен, "угловой".

Бездән язылучылар, җанатарлар да калышмый, безгә ярдәм итә, үз вариантларын, формаларны тәкъдим итә. Шуңа күрә бу эшне бергәләп алып барабыз.

"ТатРубин" төркемендә текст онлайны мисаллары
"ТатРубин" төркемендә текст онлайны мисаллары

– Футбол фанатлары нигездә маргиналлар дигән фикер бар. Алар милиллекне дә, Татарстанның дәүләт атрибутикасын да яратмый һәм кулланмый. Рубин такымының үзенең татар теленә нинди карашы була ала?

"Татар теле башка телләрдән һич тә ким түгел, аның да спортта яшәргә һәм үсәргә хокукы бар"

– Футбол – миллионнар уены, аны төрле яшь һәм социаль төркем вәкилләре ярата. Безнең трансляцияләрнең аудиториясе бар һәм алга таба аның үсәчәгенә ышанып калабыз. Бу төркемне алып баручылар барысы да футбол белән җенләнгән кешеләр. Төрле җирдә яшибез, әмма Татарстанны ватаныбыз дип саныйбыз, татар теле фанатларыбыз. Татар теле башка телләрдән һич тә ким түгел, аның да спортта яшәргә һәм үсәргә хокукы бар дигәнне исбатлыйсыбыз килә. Бу эшебезне башкалар да хуплар, татар телен футбол өлкәсенә активрак кертерләр, дип өметләнәбез.

– "ТатРубин" төркемен "Рубин" такымы үзе, фан клубы беләме, танышмы?

– Клубта җитди структур үзгәрешләр булды, без яңа җитәкчелек белән яхшы һәм позитив мөнәсәбәтләр корырга телибез. "Рубин"ның төрле матчларда җанатарлар санын арттыру мөмкинлеге бар. Мисал өчен, "Ак барс" хоккей такымы уеннарына бик күп кеше йөри, эш аларның үзен Татарстан такымы буларак күрсәтүендә. Бу такымның символикасында да, антуражында да сизедә.

"Рубин" белән исә ачыклык юк: такым Казанныкы дип санала, бюджеты – Татарстан оешмасыннан. Ә Казан тематикасында гына еракка китеп булмас, монда Татарстан мөһимрәк. Сер түгел, Татарстаннан тыш күпсанлы татарлар да "Рубин" өчен җан ата һәм үз шәһәрләрендә такымны хупларга әзер. Бераз административ ресурсларны да куллана белергә кирәк, Татарстанның күп төбәкләрдә вәкиллекләре дә бар бит.

"Теләгем: татарча спорт терминнарының сүзлеген ясарга​"

Танылган спорт журналисты, "Идел" журналының баш мөхәррире Радик Сабиров татар телендә футбол уеннарын оста шәрехли алган спорт журнистлары да җитәрлек, терминнар базасы да бар дип саный. Шул ук вакытта ул татарча беренче чиратта милли көрәш ярышларын күрсәтергә кирәк ди.

"Вакыт-вакыт үземә спортның, гомумән алганда, теле бармы икән дигән сорау куям. Еш кына спортның уен төрләрен чит ил каналларыннан күзәтәм. Инглизчә әйбәт беләм дип әйтә алмыйм, шулай да, барысы да аңлашыла. "Татарстан - Яңа гасыр"да татар телендә спорт тапшырулары кирәк дигән фикердә торам. Караучысы кимергә мөмкин, әмма артык түгел.

Радик Сабиров
Радик Сабиров

Татарча алып барырлык кешеләр бар, бу нисбәттән кытлык юк дип саныйм: Алмаз Гафиятов, Атлас Гафиятов, Илнар Хөснуллин, Фәрит Салихов... Хөснуллин белән Салихов әле җитди репортажларга шаян рух та кертеп җибәрерлек, теге яки бу нәрсәне “чеметеп” тә алырдай егетләр. Бу әле күз алдында булганнар гына. Үземә тәкъдим итсәләр, үзем дә татарча алып барыр идем. Һәрхәлдә, компетенциям җитәр дип уйлыйм.

"Татар телендә терминологик база җитәрлек. Телебез бай"

Терминнар темасына килгәндә, татар телендә терминологик база җитәрлек. Телебез бай, Аллага шөкер. Күпләр "штанга" дип язганда, мин капка баганасы, "перекладина"ны капка аратасы дип күптән яздым. Русча-татарча, татарча-русча спорт терминнарының кечкенә генә кесә сүзлеген ясау теләгем бар.

Татарстан каналларында футбол-хоккейдан да бигрәк, көрәш ярышларыннан татарча репортажлар күрергә телим. Менә ул чакта караучысы да булуына шикләнмим. Иманым камил, әби-бабайлар, балалар, яшьләр, ирләр, хатыннар телевизорга текәлеп утырачак. Менә бу булыр иде горурланырлык бер гамәл! Үзебезнең спорт ярышы телевизор экраннарына чыксын, популярлашсын, башка илләргә дә күрсәтелсен" дип сөйләде Азатлыкка Радик Сабиров.

XS
SM
MD
LG