Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Роберт Мусинны сак астында калдырды


Роберт Мусин мәхкәмәдә
Роберт Мусин мәхкәмәдә

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин тикшерү изоляторында калачак. Татарстанның Югары мәхкәмәсе хөкем чарасын йомшартмады.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Роберт Мусин адвокатының хөкем чарасын йомшарту турындагы шикаятен канәгатьләндермәде. Мусин тикшерү изоляторында калачак.

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе 3 мартта кулга алынган иде, шуннан бирле ул сак астында. Ул Татфнондбанктан акчалар чыгаруда шикләнелә.

Моннан тыш, Югары мәхкәмә өй сагында утыручы Мусинның урынбасары Ринат Насыровка кичке алтыдан сигезгә кадәр урамга чыгарга һәм азык-төлек алырга рөхсәт бирде.

XS
SM
MD
LG