Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ведомости": "Яровая кануннары" өчен Европа берлеге Русиягә штрафлар салачак


Депутат Ирина Яровая
Депутат Ирина Яровая

Европа берлегендә яңа регламент үз көченә кергәннән соң, Ирина Яроваяның мәгълүмат саклау турындагы кануннары аркасында Русия операторларына дистәләрчә миллиардлаган доллар күләмендә штрафлар салынырга мөмкин.

2018 елда Европа берлегендә яңа канун гамәлгә керәчәк. Документка ярашлы, Европа кулланучыларының мәгълүматы бары тик махсус хезмәтләрнең бу дәүләт иминлеге өчен кирәк дип тапканда гына сакланылырга тиеш.

Шул ук вакытта Русия кануннары Европа берлегенең Русия элемтә операторлары хезмәтләреннән файдалаунчы русиялеләр белән аралашучыларына да кагыла. Бу хакта Интернет тикшерү институтына сылтанып, "Ведомости" яза.

Төрле мәгълүматларга караганда, "Яровая кануннарын" үтәү өчен чыгымнар 5тән алып 10 триллионга кадәр җитәргә мөмкин.

"Яровая кануннары" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алты ай дәвамында саклауны мәҗбүр итә. Канун 2018 елның июлендә гамәлгә керәчәк.

XS
SM
MD
LG