Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак барс" хоккейчысы Данис Зарипов допинг аркасында ике елга ярышлардан читләштерелде


Данис Зарипов (сулда) 2014 ел Европа беренчелегендә
Данис Зарипов (сулда) 2014 ел Европа беренчелегендә

Казанның "Ак барс" клубы хоккейчысы Данис Зарипов ике елга ярышлардан читләштерелгән. Узган сезонда "Металлург" такымында уйнаган вакытта аның допинг кулланганы ачыкланган.

Биш сезон Магнитогорскиның "Металлург" такымында уйнаганнан соң, быел кабат Казанның "Ак барс" хоккей клубына кайткан Данис Зарипов 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштереләчәк. Бу хакта Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) матбугат үзәгенә таянып "Р-Спорт" басмасы хәбәр итә.

Матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, тикшерүне Халыкара хоккей федерациясе һәм Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) халыкара лабортаорияләр белән берлектә уздырган. Зариповның допинг үрнәкләрендә стимуляторлар (S6.b) һәм диуретиклар (S5) табылган диелә.

Данис Зарипов - өч тапкыр дөнья чемпионы. Ул шулай ук дүрт тапкыр - "Ак барс"та һәм "Метталург"та икешәр тапкыр - Гагарин Кубогын алды.

Быел җәй Зарипов "Ак барс"ка әйләнеп кайткан иде. Ул Казан клубы белән ике еллык килешү төзеде.

XS
SM
MD
LG