Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәчет төзелешенә каршы ялгыз пикет узды


Мәчет төзелешенә каршы ялгыз пикет
Мәчет төзелешенә каршы ялгыз пикет

Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты.

Немировская белдерүенчә, ул һәм аның күршеләре үзләренең йортлары янында нинди дә булса гыйбадәтханә төзүгә каршы.

"Мин Хороводная урамындагы 50нче санлы йорт янында гыйбадәтханә төзүгә каршы ялгыз пикетка чыктым. Мәчет күпкатлы йорттан 15 метр, шәхси йорттан 5 метрдан да кимрәк ераклыкта төзелә, шулай итеп иминлек таләпләре бозыла", диде пикетчы Idel.Реалиига.

2015 елда җәмәгать тыңлауларында Хороводная урамында яшәүчеләр мәчет төзелешенә каршы чыгыш ясаган иде. Алар төрле рәсми оешмаларга мөрәҗәгать иткән, ләкин алардан формаль җавап кына килде, ди Немировская.

XS
SM
MD
LG