Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Русия ватандашлары һәм ширкәтләренә чикләүләрне хуплады


Канун өлгесен әзерләүчеләрнең берсе Стени Хоер
Канун өлгесен әзерләүчеләрнең берсе Стени Хоер

Сишәмбе АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты әгъзалары Русия, Иран һәм Төньяк Кореяга каршы яңа чикләүләр кертү турындагы канун өлгесен хуплады.

Канун өчен 419 вәкил уңай тавыш бирде, 3 кеше каршы булды. Чикләүләр Русиянең Кырымны аннексияләве, Украинаның көнчыгышындагы гамәлләре, Русия хакерларының АКШтагы президент сайлау кампаниясенә тыкшынуы өчен кертелә диелә. Канун өлгесе президентны "Русия хөкүмәте кушуы белән АКШ ватандашларының, демократик институтларның иминлеген бозуда катнашкан кешеләргә" санкцияләр кертүне дә мәҗбүр итә. Әлеге санкцияләр астында булган кешеләрнең АКШтагы активларын "туңдыру" һәм илгә керүне тыю күз уңында тотыла.

Русия "контролендә булган яки оккупацияләгән" җирләрдә кеше хокукларын бозучыларга да чикләүләр кертү каралган. Бу очракта АКШ мәнфәгатьләренннән чыгып, президентка сакнцияләр кулланмау мөмкинлеге дә бирелә.

Республиканнар да, демократлар да вәкилләр пулатының әлеге карарын хуплап кабул итте.

Канун өлгесенең әлеге версиясе ике ай элек кабул ителгән сенат версиясе белән килештерелергә тиеш. Документның ахыргы варианты президент Трампка имзалар өчен август ахырында кертелергә мөмкин.

Ак йортның канәгатьсезлегенә карамастан, Трамп канунны имзалар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG